Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

27нче декабрь көнне Лесхоз мәдәният йортында укучылар өчен район Башлыгының Чыршы бәйрәме үтте

Кышкы каникулның беренче көннәренең берсе балалар күңеленә аеруча хуш килеп, яңа елның мавыктыргыч бәйрәме булып хәтергә уелып калды. Лесхоз мәдәният йорты да бу көнне ниндидер әкияти, сихри бәйрәмне хәтерләтә иде.

Иң элек бәйрәм кунаклары Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләренең төрле әкият геройлары образындагы тамашасын кызыксынып карадылар. Залда Кыш бабай белән Кар кызы күренү Яңа ел тамашасын тагын да җанландырды. Чыршы бәйрәмендә район башлыгы Рәис Миңнеханов балаларны котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмдә катнашкан һәр балага яңа ел пакеты бирелде. Шулай ук район Башлыгы балаларга “Нарат” Боз сараена 3 кешелек сертификат бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев