Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

27 декабрь көнне Шәмәрдәннең үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы булды

Әлеге чарада авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгать белән берлектә катнашты.

Тамашачыларга «Сихри дөнья күгеннән, ап-ак карлар коела» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Шулай ук җыелган җирле халык һәм кунаклар алдында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р.һәм авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Н. чыгыш ясадылар. Программада яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү, йорт яны территориясен бизәгән өчен, оешмаларның чыгышы өчен бүләкләүләр бар иде. Бәйрәмдә барлык халыкны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин үзенең җырлары белән сөендерде. Чара концерт номерлары, төрле хәрәкәтчән уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм барышында салют бирелде, ә соңыннан дискотека оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев