Саба ТВ

26 яшьлек егет, Әлмәт районында ике яшүсмерне бәрдереп үтергәч, качып киткән

.

 

Авария Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында була.

26 яшьлек машина йөртүче ЛАДА Гранта автомобилендә җәяүлеләрне бәрдерә. 

 

Яшьләр автомобиль юлыннан барган, аларның киемнәрендә утны кайтара торган элементлар булмаган. 

Машина йөртүче авария урынын ташлап кача, әмма полицейскийлар аны тоткарлый.

Авариядә 14 һәм 16 яшьлек яшүсмерләр һәлак була, 15 яшьлек егет хастаханәдә.

 

Фото: Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге
Фаҗигә Яңа Кәшер авылында була.

https://intertat.tatar/

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: