Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә ONLINE “Татарча диктант”

26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә теләгән һәркем ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнаша алачак.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.


Диктант язучылар өчен:

  1. Ирекле рәвештә www.diktant.tatar сайтына керергә;
  2. Бланкны йөкләтеп алырга һәм кәгазьдә бастырырга;
  3. ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында яки www.diktant.tatar сайты аша туры эфирны кабызу;
  4. Диктантны язып бетергәч, тикшерү өчен, бланкны сканерларга (яхшы сыйфатлы фотография) һәм tatarchadiktant@gmail.com адресына яки ватсап номерына җибәрергә:
  • Татарстан Республикасы өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү өчен вaтсап номер: +7 953-483-77-11
  • РФ регионнары өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 903-066-70-12
  • Чит илләр өчен яздыртылган диктант текстын тикшерү: +7 937-405-21-28

    Шулай ук районның барлык мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә диктант язу мәйданчыклары эшләячәк. Үзегезгә уңайлы ысул белән акциядә катнашуыгызны көтеп калабыз.​

Нигезләмә

Реклама

Бланк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев