Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

26 нчы декабрь кичендә Кыш бабайлар парады һәм үзәк чыршыны ачу тантанасы Шәмәрдән бистәсендә гөрләде

Шәмәрдәнлеләр күмәк бәйрәм итүне иң яратучы һәм иң оста булдыручы халык! Иң элек шушы җирлектә эшләүче 10 лап оешма-предприятие, хезмәт коллективлары үзәк урамнан парад белән килә.

Араларында Кыш бабай белән Кар кызы, 2020 ел хуҗасы күсе һәм башка төрле хайван җәнлек киеменнән атлаучылар да шактый.  “Әкият” балалар бакчасы коллективыннан Зөлфия Гатауллина киләсе елның хуҗасы киеменнән.

200 кешелек “Татмитагро” коллективыннан парадка 50 ләп хезмәткәр чыккан. Алар да матур костюмнары, яхшы чыгышы белән аерылып торды. Кыш бабай белән Кар кызлары бәйрәм котлавын җиткерде.

Сәхнә янында хезмәт коллективларын  мәдәният хезмәткәрләре каршы ала. Чыршы тирәли әйлән-бәйләнуйнау, яңа ел җырлары ,балаларның шат авазы бәйрәм рухын тагын да арттыра.
Кар-боз патшалыгын хәтерләткән чыршының икенче ягында аерым дөнья.
Теләгебулган һәркем рәхәтләнеп боздан ясалган тауда шуа, ә аның биредә ниндие генә юк.

3 кә кадәр санагач, чыршы утлары кабынды! Шәмәрдәнлеләр күңел ача! Һәркем мондагы матурлыкка таң калып, барысы белән дә якыннан танышып йөри. Күптән күрешмәгән дус-ишләр дә биредә очрашып, бер-берсен якынлашып килүче бәйрәм белән котлый. Балалар да Кыш бабайга дип иң матур шигырен өйрәнеп килгән.

Шәмәрдәнлеләрне сәхнәдән район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, җирлек башлыгы Айдар Гәрәев котлады. Ел дәвамында спорт һәм башка өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләр тәбрикләнеп, грамота һәм бүләкләр тапшырылды. Тантанада бәйрәм алдыннан үз биләмәсен матур итеп бизәгән оешма-предприятиеләр дә игътибар үзәгендә булды.

Ел арты ел алышынып, төрле реформа, үзгәртеп корулар булса да, рухи кыйммәтләр үзгәрешсез кала. Халык өчен иң мөһиме саулык, илнең тыныч булуы. Һәркем күңеле түрендә шушы теләкне йөртә, Яңаелдан да шуны көтә.

Шәмәрдәнлеләр менә шулай борчу-проблемаларны куып таратып, яхшы кәеф белән ял итте. Ә Яңа елда тормышлар яңа, күңелле сәхифәләргә тагын да баерак булыр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев