Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

25 март көнне Сабада Нәүрүз бәйрәме һәм ярминкә узачак

21 март көнне Саба районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов Сабада Нәүрүз бәйрәме һәм ярминкә, Шәмәрдәндә ярминкә оештыруга багышлап киңәшмә үткәрде.

Мәдәният хезмәткәрләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары халыкның шимбә көне файдалы узсын өчен кайгыртачаклар. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, эшмәкәрләр ашлык, утын, агач, катнаш азык, күп төрле товар һәм продукция белән катнашачак, ярминкә иртәнге 7дә башланып китәчәк. Теләгән шәхси хуҗалыклар да халыкка үз продукциясен тәкъдим итә ала. Ярминкәдән соң сәгать 10да эстафетаны мәдәният хезмәткәрләре кабул итеп, Язны - Нәүрүзбикәне каршылау тамашасын күрсәтә. Ярты сәгатьтән соң мәдәният йорты каршындагы мәйданда төрле спорт уеннары башланып китә. Катнашучыларны оешмалар әзерләгән бүләкләр көтә. Кайсы оешманың халыкны ботканы нинди ярмадан пешереп сыйлачагы да билгеле. Нәүрүз, ярминкәдә катнашу мәсьәләсендә сораулары булганнар 2-32-73 номеры (территориаль үсеш бүлеге) аша элемтәгә керә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев