Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

25 август көнне Татарстан Республикасының Саба районы Мәскәү шәhәре белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады

Саба муниципаль районы белән килешү Московский җирлеге (Мәскәү шәhәре) белән икеяклы элемтәләрне ныгыту өчен оештыру, икътисади, хокукый шартлар булдыруны күзаллый, шулай ук транспорт, элемтә, мәгълүмати технологияләр, сәнәгать, агросәнәгать комплексы, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, мәдәният, туризм hәм спорт, халык мәшгульлеге hәм ике як өчен дә кызыклы булган бүтән өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешенә ярдәм итәчәк.

Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов әлеге хезмәттәшлек перспективаларына югары бәя бирде. Моннан тыш, Татарстан Республикасының Саба районы hәм Мәскәү шәhәренең Московский шәhәр эче муниципаль җирлеге арасында хезмәттәшлек урнаштыру муниципаль берәмлекләр эчендә яшәүче татар халкы белән ныклы элемтәләр саклауга, муниципаль хезмәт өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе буенча тәҗрибә алмашуга, муниципаль хезмәткәрләрнең hөнәри осталыкларын hәм белемнәрен, мәдәни hәм спорт юнәлешләрен үстерүгә өлеш кертәчәге хакында белдерде, шулай ук җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев