Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

25 апрельдән 5 юньгә кадәр балык тотуга чикләүләр кертелә

2018 елда Татарстан Республикасы балык хуҗалыгы сулыкларында һәвәскәр һәм сәнәгать балыкчылыгын язгы тыю сроклары үзгәрде.

Быел  язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә башланып 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертә. Куйбышев һәм  Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларга  коючы  елгаларда  (моңа Мишә елгасы да  керә) күрсәтелгән срокларда  барлык төр чаралар белән балык тоту тыела. Балык уылдык  чәчмәгән  урыннарда бер кешегә эләктергеч ыргаклары саны икедән артмаган  бер кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Язгы  уылдык  чәчү  чоры  су биологик ресурсларын  саклау өчен аеруча  мөһим. Законсыз балык тотучыларны административ  һәм җинаять җаваплылыгына тарту чаралары   күреләчәк.

Фото: https://volga37.ru

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев