Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

МИШӘ АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ ХЕЗМӘТ КОЛЛЕКТИВЛАРЫ АРАСЫНДА 2019 ЕЛГЫ СЕЗОН МИНИ -ФУТБОЛУ ЯРЫШЫ ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ ФИНАЛ ӨЛЕШЕ

23 нче октябрь көнне Мишә авыл җирлеге хезмәт коллективлары арасында 2019 нче елгы сезон мини- футбол ярышы Чемпионатының финал өлеше үтте.

Уеннарның барысы да кискен көрәш белән барды, һәр команданың җиңәсе килү теләге зур иде. Әмма уенда җиңүче бер генә була. Шулай итеп, 3 урынга - “МӘКТӘП”, 2 – “ДОК”, 1 урынга “ЛССЦ” командалары ия булды. Барлык командалар да диплом һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Ә җиңүче командага күчмә кубок тапшырылды. 

"Иң яхшы капкачы" номинациясендә "ЛССЦ" командасы уенчысы Мусин Габделнур билгеләнде. «ДОК» команданың уенчысы Евдокимов Эльмар лаеклы рәвештә"иң яхшы һөҗүмче" исеменә лаек булды. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә «СК НАРАТ» командасы уенчысы Антонов Игорь җиңүче булды.    

      Афәрин! Җиңүегез белән котлыйбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев