Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

23 миллион белән югалган Луиза турында яңа хәбәр

Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйретдинованың, үзе эшләгән банктан 23 миллион сум урлап, гаиләсе белән югалганына бер ай булды. Ләкин аларны һаман таба алмыйлар.

Балаларына да розыск игълан ителде. Әмма төрле юраулардан башка бер тавыш-тын да юк. Күпләр аларны Казахстан якларына чыгып киткәннәрдер дип ышана, кемдер исән түгелләр дип тә уйлый. Әлегәчә аларның язмышлары турында бер билгеле хәбәр дә килмәгән. Бүгенге көнгәчә тикшерү эшләре алып барыла.

Хокук саклау органнары вәкилләре Хәйруллиннарның якын туганнары йортларында тентү ясаганнар. Башта Луизаның әтисе йортын тикшергәннәр, шуннан Маратның әнисе һәм энесе яшәгән йортка барганнар. Тикшерү өчен флешка, блокнотларын алганнар. Мәгълүмат туплаучы мондый әйберләр, әлбәттә, тикшерү эшләрен алып барырга ярдәм итәчәк.

"Хәйруллиннар бик акыллы булсалар аларны беркайчанда тапмаска мөмкиннәр" - дип уйлый детективлар.

 

Исегезгә төшерәбез, 27 май көнне Салават шәһәрендә яшәүче Луиза Хәйруллина үзе эшләгән банктан төрле валюталарда 23 миллион сум урлап алып чыга. Бу зур сумма югалуы турында банк хезмәткәрләре икенче көнне генә белеп ала. Гаилә 8 һәм 12 яшьлек балалары белән юкка чыга.

 

Фото: Ачык чыганак.

Чыганак: ufa.kp.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев