Реклама
СОЛДАТ ХӘТЕРЕ...
Һәр ел саен, февраль якынлашкач,
Хәтирәләр телә бәгырен.
Туган йортларыннан читкә киткәч,
Кем белә соң солдат кадерен?
Һич онытмый: армиягә дигән
Повестканы тотып кайтканын.
Сөйгән ярын кочагына кыскач,
Сизмәде дә таңның атканын.
Әти-әни фатихасын алып,
Иртәгесен чыгып киттеләр.
Иптәшләре белән кочаклашып,
"Авыл көе"н җырлап үттеләр.
Муенына тезгән яулыкларны
Болгады ул кулы талганчы.
Тау башына җитеп, туган авылы
Күренмәслек булып калганчы.
Әнисенең яшьле күзкәйләрен
Җилләр инде ерак алдылар.
Күз алдында алар ике елга
Он(ы)тылмаслык булып калдылар.
Военкомат ишек алларында,
Шеренгага алар тезелде.
Туган яклар, райондашлар белән
Бик озакка юллар өзелде.
Дулкынланып торган чәчләре дә
Пеләш башка хәзер әйләнде.
Дед-солдатлар, әллә кемнәр кебек
Тик торганда килеп бәйләнде.
Әни бәлешләрен алыштырды -
Кәбестәнең тонык шулпасы.
Авыр шинельләрдән йөгергәнне,
Һичкенә юк инде он(ы)тасы.
Солдат киемнәрен, минут санап,
Ничә тапкыр киеп-саласы.
"Марш-бросок" дигән приказларны
Килми хәзер искә аласы.
"Отбой"лары көтеп алынса да,
"Подъём"ына килми торасы.
Килә иде кайчак командирның
Авыз-колакларын борасы.
Казарманың пычрак идәннәрен
Юган чаклар һаман исләрдә...
...Иң рәхәте - туган яктан килгән
Хатлар уку иде кичләрдә!...
Җиде йөз дә утыз көнне солдат,
Минутларны санап уздырды.
Ничә күн итекнең баш(ы)на җитте,
Күпме портянкалар туздырды.
Сагындырды, бик-бик сагындырды,
Туган яклар керде төшләргә...
...Авылына кайтып җитте әнә...
Ниләр көтә??? Белмим. Нишләргә???
Туган йорты. Каршы алырга дип,
Бар туганнар килгән җыелып.
Әни елый... Әнә сөйгән кызы,
Көчкә генә тора тыелып.
Ул тешләгән ипи кисәккәен,
Куйган булган, ана, сакларга.
Шул телем бит аны исән-имин
Алып кайткан туган якларга.
...Еллар узды. Саг(ы)нып көтеп алган
Сөйгән яры әл(е)дә янында...
...Һәр ел саен, февраль якынлашкач,
Хәтирәләр кайный җанында.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз