Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

23 ФЕВРАЛЬ – НИНДИ КӨН?

23 февральдә, безнең яраткан кешеләребез - бабаларыбызның, әтиләребезнең, абый hәм малайларыбызның зур бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге көн турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.

1. 23 февраль Россия, Украина, Кыргызстан, Белоруссия, Таҗикстанда билгеләп үтелә.

2. Ә менә Россия һәм Кыргызстаннан кала илләрдә бу көнне ял итмиләр.

3. Әлеге бәйрәм 1918 елда барлыкка килә.

4. Ә Россиядә бу көнне нибары 2002 елдан гына ял итә башлаганнар. Күз алдыңа китерәсеңме, шуңа кадәр бу көнне ял итмәгәннәр!

5. 879 елның 23 феврале - беренче рус кенәзе Рюрик үлгән көне.

6. 1874 елның 23 февралендә инглиз У. Уингфилд үзе уйлап тапкан уенга патент ала. Шул рәвешле теннис барлыкка килә.

7. 1878 елның 23 феврале - язучы, публицист, сәясәтче Гаяз Исхакый туган көн. Аңа быел 140 яшь тула.

8. Ватанны саклаучылар көне баштагы чорда Кызыл Армия һәм Флот көне буларак билгеләп үтелә.

9. Ышанасыңмы-юкмы, тик 23 февраль элек 8 мартка туры килгән! Григориан календаре кертелгәннән соң дата үзгәрә. Кызык туры килү, әйеме?

10. 8 мартта хатын-кызларны гына котласалар да, 23 февральдә ир-атларны гына котламыйлар. Хезмәт иткән хатын-кызларыбыз да бар бит!

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев