Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

23 ФЕВРАЛЬ: ЕГЕТЛӘРГӘ ДӨРЕС БҮЛӘКЛӘР /ИНСТРУКЦИЯ/

«Нәрсә бүләк итәргә?» 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан бу сорау барлык гүзәл затларны борчый. Дезодорант, шампунь, кырынганнан соң сөртелә торган лосьон… Боларны кызлар ел да биреп туйгандыр. Егетләр үзләре дә «аһ» итмидер. Шуңа күрә көчле затларның үзләреннән белешергә булдык!

Бу бәйрәм 1922 елда кертелә. Ул елларда 23 февральдә Совет Армиясе һәм Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үткәннәр. Хәзер ул - Ватан сакчылары көне.

Айнур Сабиров, студент:

- Минем өчен Ватанны саклаучылар көне - бу бәйрәм. Үзем дә укуны тәмамлаганнан соң, армия сафларына барырга җыенам. Әлегә солдан булмасам да, бу бәйрәмгә бүләкләрне кабул итеп алам. Мин ул кадәр талымлы түгел, миңа теләсә нинди бүләк бара.

Дима Зайцев:

- Бу бәйрәм минем өчен чираттагы ял көне генә. Бүләкләргә килгәндә, туйдырган бүләкләр юк. Барысын да кабул итеп алуы рәхәт. Дөресен генә әйткәндә, хисле бүләкләр алу аеруча күңелемне күтәрер иде. Мәсәлән, парафшюттан сикерүгә сертифкат.

Нәфис Сираҗетдинов:

- 23 февраль, чыннан да, Ватанны саклаган кешеләр бәйрәме. Мин армиядә хезмәт иткән әтием, бабаем, дусларым һәм хәзер армиядә хезмәт итүчеләр белән горурланам. Минем өчен иң мөһиме - бүләкнең файдалы булуы. Ләкин шул ук вакытта кирәксез булып ята торган әйбер бирсәләр дә, миңа карата игътибарлы булулары күңелне күтәрәчәк. Ә миңа файдалы бүләк, әлбәттә, беркайчан да киштәдә аунап ятмаячак. Тик әлегә аның нинди бүләк икәнлеге башыма килми.

Линар Әлмөхәммәтов:

- Үзем армиядә хезмәт иттем. Бу тормыш мәктәбе миңа кеше мөмкинлекләренең чикле булмавын һәм без барлык авырлыкларга түзә алабыз, аларны җиңә алабыз икәнелгенә төшендерде. Бәйрәм бүләксез булмый, әлбәттә. Тик мине туйдырган, кирәксез, дип санаган бүләкләрем юк. Алар миңа барысы да якын. Ә иң кадерлеләренә килгәндә, алар - еллар узгач та, шул бүләккә карап, аны тапшырган кешене искә төшерә торган бүләкләр.

Надир Курамшин:

- 23 февраль минем өчен - җиңүчеләр көне ул. Киләчәктәге һәм бүгенге җиңүчеләр көне. Кирәксез бүләкләр юктыр ул. Алар барысы да урынлы һәм кирәкле. Тик үземә сайлау мөмкинлеге бирсәләр, мин машина өчен губка, салфеткалар, чүпрәкләр, ароматизаторларга бик шатланыр идем.

Айнур Гәрәев:

- Бәхеткәмедер, юктырмы, армия мине читләтеп узды. Шуңа күрә бу көнне котлауларга ничек җавап бирергә дә белмим. Бер яктан, мин хезмәт итмәдем, икенче яктан караганда, үз гаиләсе һәм якыннары өчен тормышын бирергәз әзер егет Ватан сакчысы түгелмени?! 23 февраль минем өчен героем, бабаем - Бөек Ватан сугышы ветераны көне. Нәкъ менә аның батырлыгы аркасында мин бүген яшим. 23 февраль - солдат булган, хәзерге вакытта хезмәт итә торган егетләрнең бәйрәме дә ул. Җитмәсә, Россия хәрби гаскәрләрендә әлегә булмаган, тик дошман килә калса, корал тотып барачак егетләр көне дә әле. Нинди бәйрәм булуга карамастан, мин материаль бүләкләргә битарафмын. Иң мөһим бүләк - ул якыннарның сәламәтлеге, иминлеге, аларны шатландырып тору. Тик 23 фераль көнне бүләк ителә торган традицион бүләк носкины да начар бүләк, дип санамыйм.

Илфат Шәрипов:

- 23 февраль минем өчен чын ир-атлар бәйрәме. Мин дә - армиядә хезмәт итеп кайткан кеше. Ул миңа иптәшлек хисенә өйрәтә. Андый «запрос»ларым юк, нинди бүләк булса да ярый.

Бүләк вариантлары

Спорт сөючегә:

​ термокружка

​ ризыкны җылы килеш саклый торган савыт-саба

​ күпфункцияле турист пычагы

​ фонарь

​ компас

​ походка йөрү өчен рюкзак

​ йон оекбаш

​ шапка, перчатка

​ чаңгы, хоккей, бассейн кирәк-яраклары

​ фитнес-трекер

​ туп (футбол, воллейбол, баскетбол)

Балыкчыга:

​ спиннинг өчен кәтүк

​ балыкчы сумкасы

​ селкенмә алдавыч (блесна) җыелмасы

​ кармак җебе

Актив ял яратучыга:

​ пикник җыелмасы

​ өстәл уеннары

​ бадминтон җыелмасы

​ бейсболка

Автомобильчегә:

​ машинаны кардан чистарта торган щетка

​ телефон шумасын өчен коврик

​ USB-портлы, телефонны машинада зарядкага кую өчен махсус җайланма

Реклама

​ ароматизатор

Компьютер/телефон кортына:

​ телефон чехолы

​ power bank

​ селфи таягы

​ оригиналь флэшка

​ экранны чистарту өчен чүпрәк

Хисле ир-атларга:

​ боулингка / бильярд / пейнтболга бару

​ яраткан җырчысы концертына / спектакльгә/ кинога билетлар

​ атта йөрү

​ тирда ату

​ массаж / спортзал /бассейнга абонемент

Башка бүләкләр:

​ футболка/ толстовка/ галстук

​ запонкалар

​ портмоне

​ баш киеме

​ кулчатыр

​ китап

​ мунча себеркесе

​ дартс уены

​ бәйрәм символикасы төшерелгән пирог / бәлеш / торт / салат

Совет заманында 23 февральгә нәрсә бүләк иткәннәр?

​ «Шипр», «Саша» одеколоны

​ носки

​ күлмәк

​ шарф

​ запонкалар

​ йомшак уенчыклар

​ чынаяк

​ уенчык машиналар («Машина бүләк иттек!» дигән белән)

​ кырыну пәкесе (бритва)

Ярамый торган бүләкләр:

1. Дезодорант, кырыну өчен кирәк-яраклары

Бу әйберләр бәйрәмгә кул селтәп каравыгызны гына күрсәтәчәк.

2. Кыйммәтле бүләкләр

Мондый бүләк 8 Мартка да «Мин кыйммәтле бүләк көтәм» дигәнне аңлата. Ләкин һәркемнең дә моңа мөмкинчелеге юк.

3. Эчке кием

4. Егет яратмаган концертка билет бүләк итү (синең бәйрәм түгел бит, аныкы - шуны онытма!)

Бөтенроссия җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге 23 февраль уңаеннан махсус сораштыру уздырган. Анда катнашкан 39 процент кеше 23 февральне хәрби хезмәткәрләр көне, дип саный. Ә 34 проценты Россиядәге бөтен ир-атлар көне, дип уйлый. Тик нинди генә бүләк әзерләвеңә карамастан, зурмы ул, кечкенә генәме, иң мөһиме - аны чын күңелеңнән тапшыру. Бер тамчы ихтирамга да ни җитә! Энә дә бүләк икәнлеген онытма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев