Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

22 августка һава торышы

22 августта урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә, яшен булуы ихтимал.

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 22 августта республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, төнлә явым-төшемнәр көтелми.

Республикада көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы - +11..+16, көндез максималь температура - +25..+30 градус булачак.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итә, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә - +14..+16, көндез +27..+29 градус җылы була, дип фаразлый синоптиклар.

Татарстанда 23 августта - +27..+32, 24 августта +28..+33 градус җылы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев