Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

21, 22 март көннәрендә районыбызда «ОНИКС-2024» заманча инициативалы укытучылар форумы үтә.

Бүген Саба аграр көллиятендә форумнын ачылышы булды.

Катнашучылар, спикерлар алдында Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов чыгыш ясады, аларга форум эшендә унышлар теләде. 

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша уңышлы чыгыш ясау, аудитория алдында үзеңне тоту, сөйләм осталыгы буенча дәрес алып барды.

Педагогика фәннәре докторы В.М. Букатов "Заманча дәресләр үткәрүнен интерактив технологияләре" дигән темага чыгыш ясады.  

Форум үз эшен Сабантуй спорт мәдәни комплексында квиз белән дәвам итте.

 Иртәгә мөгаллимнәр форумын Сабаның сәләтле балалар мәктәбе кабул итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев