Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2021 елга Ванга ниләр фаразлаган?

Бөек күрәзәченең әйткәннәре күзгә күренеп чынга аша бара.

Ванганың “дөньяны йотачак” куркыныч авыру киләчәге хакында әйткәне, “чума Көнчыгыштан киләчәк” дигәне билгеле.

Ванга әйтүенчә, “кешеләр урамнарда егылып үләчәк, авыру миллионнарча гомерләрне алып китәчәк, барлык дөньяга таралачак”. “Авыру сарылардан киләчәк” дигән күрәзәче. Галимнәр башта моны “сары чире” дип уйлаган, хәзер кытайлыларның сары тәнле булуын искә төшерделәр...

Ә 2021 елга Ванга болай дигән: “Кешеләр бу авыру аркасында акылдан яза башлаячаклар, үләчәкләр, ләкин авыруның үзеннән түгел”. Моны ажиотаж тудырмаска, паникага бирелмәскә кирәк, дип аңларга була.

“Ышанганнар исән калачак. Ышанмаганнар мәңгегә үләчәк”, дигән Ванга. Монда шуны онытмаска кирәк, бөек күрәзәче беркайчан да туры сөйләмәгән, аның “шифр”ларын чишәргә, аңлый белергә кирәк.

Оптимизм өчен сәбәп бар. Ванга әйтүенчә, авыруны дәвалау юлы кешегә билгеле, аны күрә белергә генә кирәк.

Русиягә карата яхшы мөнәсәбәттә булган. Ул аңа “бар дөнья өстеннән власть” вәгъдә иткән. Күрәзәче сүзләренчә, дөнья апокалипсис чигенә җиткәндә нәкъ Русия котылуга юл күрсәтүче булачак. 2021 елда Русиягә кыскача өч фараз билгеләнгән: “Кешеләр азрак калачак”, “Барлык илләр урыс җиренә каршы чыгачак”, “Бөек ил тезләнгән җиреннән күтәрелеп, дөньядагы төп рольне алачак”.

Ә менә 2022 елда, фаразлар буенча, Русия Кытай һәм Һиндстан белән берләшергә мөмкин.

Дөньяга ишелгән барлык катаклизмнардан, авырулардан кем генә котыла алачак соң? Ванга әйтүенчә, көнләшүдән һәм явызлыктан котыла алганнар гына. Бөек күрәзәченең сүзләре: “Бернәрсә дә коткармаячак – дан да, мал да – бары чисталык кына... Кешеләрдә явызлык күп, ләкин түзәргә кирәк... Кешеләр начар сөйләмәсен. Ризык бар икән – кеше шатланырга һәм Ходайны шатландырырга тиеш. Чөнки барысы да ул теләгәнчә генә булачак”.

 

Фото: moyzhurnal.com

Автор: Ләйсән Якупова

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев