Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2020 елда “Татмедиа” медиахолдингы тиражларны 20 процентка арттырган

Язылу да, ваклап сату да арткан. Бу хакта “Татар-информ”га биргән интервьюсында “Татмедиа” генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

"Башлангыч нәтиҗәләр күрсәткәнчә, быел без җыелма тиражның 20 проценттан артыграк үсешенә ирештек. Бу бик зур уңыш. Без район газеталарының тиражларын стабильләштердек һәм республика басмаларының тиражларын 22,4 процентка арттыра алдык. Ә журналларга язылу ике тапкырга күбрәк артты. Әмма иң мөһиме  “Татмедиа” басмаларын ваклап сатуда өстәделәр. Бу бик мөһим күрсәткеч", - диде Садыйков.


Аның сүзләренә караганда, басмаларга язылуны контентның сыйфатын арттыру нәтиҗәсендә арттыра алганнар. "Бүген журналның һәр чыгуы яңалыкка әверелә. Бу социаль челтәрләрдә яктыртыла, видеороликлар, телевидение сюжетлары чыгарыла. Журналларның үзендә кызыклы темалар, уникаль фактура барлыкка килде”, – диде генераль директор.


Татарстанның иң эре медиахолдингы 2020 елда үзенең 13 еллыгын билгеләп үтте.

Компания 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайтны берләштерә.
Facebook,  Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, Whatsapp кебек социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостингларда “Татмедиа”ның 350 дән артык сәхифәсе, мессенджерларда 50 каналы, 100 YouTube-каналы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев