Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2020 елда Татарстанда уртача пенсия күләме 15,4 мең сум тәшкил иткән

Август аенда республикада 270,9 мең эшләүче пенсионерның иминият пенсиясенә төзәтмә кертелгән.

(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Үткәрелгән индексацияне исәпкә алып, узган елда Татарстанда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 15 497 сум тәшкил иткән. Бүген Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча координация советының киңәйтелгән утырышында шулай дип белдерде.

«Апрель аеннан, пенсионерның яшәү минимумы үсеш темпларын исәпкә алып, илебездә 2019 ел өчен социаль пенсияләр 6,1 процентка индексацияләнде. Августта Россия Пенсия фонды бюджетына килгән иминият взнослары күләме турындагы мәгълүматлар нигезендә 270,9 мең эшләүче пенсионерның иминият пенсиясенә төзәтмә кертелде», - диде спикер.

Узган елда республикада 1 миллион 136 мең кешегә пенсия тулы күләмдә түләнгән. Россия Пенсия фондының территориаль органнары 2020 елда пенсия билгеләү турында 42 меңнән артык карар чыгарган. Моннан тыш, узган елның гыйнварында эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка индексацияләнгән, бу 2019 ел нәтиҗәләре буенча инфляция дәрәҗәсен ике тапкыр узып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев