Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2020 елда кемнең эшләре уңар?

2020 елда Сары Дуңгыз үз тәхетен Ак Металл Күсегә тапшырачак.

Борчылмагыз! Күсебик тә запаслы хайван һәм аның келәтендә тырышлар өчен бүләкләр күп булыр әле. Үз хокукларына ул 2020 елның 25 гыйнварында керәчәк һәм постны киләсе ел патшасына 2021 елның 11нче февраленнән 12сенә каршы төндә тапшырачак.
Ел хуҗабикәсе хәйләкәр һәм яшерен тормыш алып баручы, ул югары сиземләү сәләтенә һәм тирән акылга ия, авырлыклардан курыкмый. Ел инвестицияләр, акча җыю, яхшырак эшкә урнашу өчен уңышлы булачак. Торак сатып алучылар, йорт төзүчеләргә дә күсе ярдәм итми калмас. Ул шулай ук карьерада үсү, бизнес башлау, белем алуга да булышлык итәчәк.
Мәхәббәттә уңыш
Таныклы астролог Павел Глоба әйткәнчә, 2020 нче елда барлык йолдызлыклар астында туганнарга да үз бәхетен табу мөмкинлеге бар. Кучкар, Үгезбозау, Кысла, Кыз, Үлчәү, Укчы һәм Сукоярларга икенче яртыларын очрату мөмкинлеге зур. Ә менә Балык, Кәҗәмөгез, Арысланнарга сабыр итәргә туры килер, могаен...
Эштә дә бәхет кирәк
*Эшлеклелек планында 2020 ел Кучкарлар өчен авыррак булыр кебек. Шулай да, әгәр алар үзләре активлык күрсәтсә, бар эшне дә башлап йөрсәләр, түрәләре аларны билгеләми калмас, үсеш тә озак көттермәячәк.
* Үгезбозауларны лаеклы бүләк көтә; ләкин алар үрләргә бер дә туктамый менү кирәклеген онытып җибәрмәсеннәр иде. Азга гына туктап калуның да артка тәгәрәүгә китерүе бар.
* Игезәкләр өчен 2020 ел уңыш көтүләр, көч һәм идеяләр туплау елы булачак. Аларга ничек тә азрак сөйләргә, күбрәк тыңларга һәм күбрәк вакытларын иҗатка багышларга киңәш итә йолдызлaар.
*Кыслалар өчен килешүләргә еш барырга кирәк булачак. Аларны үз серләре ачылудан курку, түрәләренә карата ачу-үч саклау хисләре интектерер.
*Арысланнарга киләсе елда мәхәббәт дулкынында йөзәргә туры килмәсә дә, эштән бәхетләре булыр кебек. Ләкин сабырлык кирәк булачак: чама хисен югалтмый, нәфесегезне тыеп кына алга  куйган максатыгызга юл ярыгыз.
*Кызлар өчен 2020 ел тыныч булмакчы: ял итү өчен дә, үткәннәрне анализлау өчен дә вакытыгыз җитәрлек булыр.
*Үлчәүләргә йолдызлар яңа хисләр әзерли. Эшегезне үзгәртергә мөмкинсез. Элекке файдалы танышларыгызны барлый башларсыз, әмма кирәквакытта ярдәмне бөтенләй икенче яктан тоярсыз...
*Чаяннар өчен ел укулар-белем алулардан һәм үз өсләрендә эшләүдән башланачак. Шулай да артыгын эшләргә кирәкмәс, чөнки моны беркем дә тиешенчә бәяләмәячәк.
* Укчыларга килгәндә, 2020 елда аларның үз эчләренә бикләнүләре бар. Шулай ук алга планнар кору һәм үз-үзен анализлау белән дә шөгыльләнәләр. Иң мөһиме: үткәннәрне искә төшермәүбу яхшыга илтмәячәк.
* Кәҗәмөгезләрне эшләрендә зур уңыш көтәӘмма моның өчен алардан үз-үзләренә ышану һәм үҗәтлек кирәк булачак.
* Сукоярларга үзләренең хезмәтләренә нинди дә булса түләү алу өчен шактый тырышырга кирәк булачак. Аларны эш урыннарында конфликтлар, хәтта карьерада түбән тәгәрәү көтә. Ләкин ел ахырына хәлләр яхшыга борылачак!
*Балыкларга 2020 елда финанс килешүләре һәм кредитлар белән эш итү, шулай ук  төрле җитди карарлар кабул итү киңәш ителми. Күпмедер вакытка тукталып торыгыз һәм ниндидер җаваплы эшкә алынганчы бик ныклап уйлагыз.



Автор : Гөлара Арсланова
Фото: go29.ru

Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев