Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2020 елда ана капиталының күләме 3,8 процентка артачак

Вице-премьер Татьяна Голикова әйтүенчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Вице-премьер Татьяна Голикова 2020 елда ана капиталы 3,8 процентка индексацияләнәчәге, түләүләүләрнең күләме 466,6 мең сум тәшкил итәчәге хакында белдерде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Пенсия фонды бюджетында ана капиталы программасын гомуми финанслау, шул исәптән, 2020 елның 1 гыйнварыннан индексация үткәрү өчен 325 миллиард сумга якын акча каралган», - дип хәбәр итте вице-премьер социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия өч яклы комиссиясе утырышында.

Голикова сүзләренчә, бирелә торган сертификатларның күләме дә, өлешчә сарыф ителгән сертификатлар буенча калган акчалар да индексацияләнәчәк.

Реклама

Вице-премьер 2018 елның сентябрендә белдергәнчә, ана капиталы ел саен арттырылачак һәм 2021 елга аның күләме 489 мең сумга җитәчәк. Индексация күләме Россия икътисадының торышына бәйле булачак.

 

Фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев