Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2019 елның III кварталында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә

12 октябрь көнне «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсендә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин җитәкчелегендә 2019 елның III кварталында терлекчелек эше йомгаклары буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район ветеринария хезмәте җитәкчесе, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм зооветеринария белгечләре катнашты.

Идарәнең ПМО консультанты Илшат Нурмиев катнашучыларны терлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре белән таныштырды. 1 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары тарафыннан 46 656 тонна сөт җитештерелгән (2018 елга карата 108%). З.З. Мөхәммәтшин крестьян-фермер хуҗалыгы, «Нырты», «Шытсу», «Игенче», «Курсабаш» җәмгыятьләре савым һәм продуктлылык буенча лидерлар булып торалар.  9 571 тонна ит җитештерелгән, шуның 3 077 тоннасы сыер ите һәм 6 494 тоннасы дуңгыз ите. Эре мөгезле терлекләр 27 867 баш, 41 890 дуңгыз, 5 917 сарык һәм кәҗә, 1946 баш ат тәшкил итә. Хуҗалыкларга 2018-2019 елларда терлек азыгы җитештерү һәм терлек азыгы белән тәэмин итү белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Семинарның практик өлеше «Саба  җәмгыятенең Сатыш базасында дәвам итте. Хуҗалык җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов кунакларны хуҗалык белән таныштырды. Хуҗалыкта эш ничек җайга салынган, сыер һәм бозауларны тоту технологияләре турында сөйләде. Хуҗалыкта бозауларны салкын ысул белән тоту яшь терлекләрнең физиологик үсешенә ирешергә мөмкинлек бирә.

 

Реклама

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев