Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2019 елда Пенсия фонды пенсионерның цифрлы социаль картасын кулланышка кертәчәк

Карта пенсионерларга һәм пенсия яшенә җитүчеләргә нинди льготалар каралганын билгеләргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 28 декабрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге 2019 елда пенсионерның цифрлы социаль картасын кертәчәк. Карта пенсионерларга һәм пенсия яшенә җитүчеләргә льготалар, ташламалар һәм башка ярдәм итү формаларын билгеләү өчен кулланылачак. Бүген бу хакта Россия Пенсия фондының региональ бүлеге утырышында бүлек идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

“Россия Пенсия фонды кешенең пенсионер икәнен раслый торган проект эшләде. Проект фондның мәгълүматлар базасыннан файдалану мөмкинлеге булмаган кешенең дә пенсионер икәнен күрсәтәчәк. Цифрлы социаль карта Россия Пенсия фондының мобиль кушымтасы ярдәмендә гамәлгә ашырылачак. Карта уникаль QR-код рәвешендә гражданин статусы турында мәгълүмат саклаячак”, - диде Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, цифрлы социаль карта актив рәвештә 2019 елдан кертелә башлаячак.

“Смартфон экраныннан кодны уку кешенең пенсионер яки пенсия яшенә җитүче кеше буларак дәүләт һәм коммерция оешмалары биргән тиешле льготалар, ташламалар һәм башка социаль ярдәм формаларына хокуклы булу-булмавын ачыклаячак”, - диде Эдуард Вафин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев