Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 елгы Олимпиадада 208 Россия спортчысы катнаша алачак

2017 ел өчен 208 олимпия лицензиясе алынган.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Көньяк Кореяда узачак 2018 елгы Олимпиадада нейтраль әләм астында 208 Россия спортчысы катнаша алачак. Бу хакта "Известия" Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуковка сылтама белән яза.

2017 ел өчен 208 олимпия лицензиясе алынды, дип аңлаткан Жуков.

12 декабрьдә Россия атлетларына Олимпиада ябылышы тантанасында Россия әләме белән үтү мөмкинлеген бирүләре билгеле булды. Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин Россия спортчыларының Пхенчханга Олимпиадада нейтраль әләм астында чыгыш ясарга бару теләкләрен хуплады.

Фото: Atmapressa.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев