Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 елдан яшь гаиләләргә ярдәм: пособие күләмен арттырырга, ана капиталын озайтырга, ташламалы ипотека бирергә

Күптән түгел генә Русия Президенты Владимир Путин илдә демографияне яхшырту һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча күптөрле чаралар күрергә кушкан иде. //Шәһри Казан// Беренче һәм икенче балага айлык пособие күләмен арттырырга, ана капиталын озайтырга, яшь гаиләләргә ташламалы ипотека бирергә кирәк дигән сүзләр күпләрдә ышаныч, өмет тудырды. 2018 елдан беренче һәм...

Күптән түгел генә Русия Президенты Владимир Путин илдә демографияне яхшырту һәм гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча күптөрле чаралар күрергә кушкан иде. //Шәһри Казан//

Беренче һәм икенче балага айлык пособие күләмен арттырырга, ана капиталын озайтырга, яшь гаиләләргә ташламалы ипотека бирергә кирәк дигән сүзләр күпләрдә ышаныч, өмет тудырды.

2018 елдан беренче һәм икенче балага айлык түләүләрнең күләме якынча 10,5 мең сумны тәшкил итәчәк. Аның төгәл күләмен билгеләгәндә, бала өчен төбәктәге яшәү минимумы исәпкә алына. Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренчә, Белгород өлкәсендә аның күләме - иң түбән, ә Чукотка автономияле округында иң югары булачак. Пособиене балага яшь ярым булганчы бирәчәкләр. Шунысы да бар: ул адреслы булачак, ягъни пособиене аз керемле гаиләләргә бирәчәкләр. Аны түләү хөкүмәткә өч елга 144,5 млрд сумга төшәчәк.

Икенче күңелле яңалык - Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар профиль комитеты Владимир Путинның ана капиталы программасын 2021 елга кадәр озайту турындагы закон проектын хуплады һәм парламентның түбән палатасына аны кабул итәргә тәкъдим итте.

«Илдә уңай демографик тенденцияләрне саклау максатыннан, закон проекты тарафыннан әлеге федераль канун нормаларының гамәлдә булу вакытын 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим ителә», диелә документта.

Моннан тыш, әти-әниләр балаларына өч яшь тулганчы, ана капиталы акчаларын мәктәпкәчә белем бирү программасы буенча хезмәтләр өчен түләүгә юнәлтә алачак.

Яшь гаиләләрне баланы бакчага урнаштыру проблемасы да борчый. Бу проблема да хәл ителер кебек, дип яза «АиФ». Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева сүзләренчә, илдә ике айдан өч яшькә кадәрге балалар өчен яслеләр төзелә башлаячак. Төзелеш өчен акчаны резерв фондыннан бүлеп бирәчәкләр.

- Бу бик зур программа, федераль дәрәҗәдә дә, төбәк дәрәҗәсендә дә зур тырышлык сорый. Шул ук вакытта бик мөһим проект та булып тора, - ди министр.

Миләүшә Гаязова, өч бала әнисе:
- Ана капиталы гаиләләргә булыша, күпмедер дәрәҗәдә демографияне дә яхшырта. Тик мондый ярдәм генә җитеп бетми. Балаларга ашханәдә ашаган өчен дә, түгәрәкләргә йөртергә дә, театрларга алып барырга да шактый акча кирәк. Айлык пособие күләмен арттырсалар әйбәт булыр иде. Әмма 200 сумга түгел, әлбәттә. Дарулар да бик кыйммәт тора. Кышка кергәч, авырып китмәсәләр ярар иде дип котлар чыгып тора инде. Бер тапкыр даруханәгә чыгып 2шәр меңлек дарулар алган чаклар да була.

Фото: Молодая семья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев