Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 елда пенсия кабат индексацияләнә

Россия Пенсия фонды исәпләүләреннән күренгәнчә, киләсе елда картлык буенча иминият пенсияләренә өстәмә 400 сум тәшкил итәргә мөмкин.

Россия Финанс министрлыгы 2018 елда пенсияләрне 3,7 процентка индексацияләргә ниятли. Бу исә быел көтелгән инфляция дәрәҗәсеннән 0,5 процентка артык, дигән сүз. Финанс министры Антон Силуанов депутатлар алдында чыгыш ясаганда шундый планнары белән бүлешкән. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә.

Россия Пенсия фонды исәпләүләреннән күренгәнчә, киләсе елда картлык буенча иминият пенсияләренә өстәмә 400 сум тәшкил итәргә мөмкин. Ягъни быел картлык буенча иминият пенсияләренең уртача күләме 13 657 сумны тәшкил итсә, 2018 елда ул 14 045 сумга җитәргә тиеш.

Фото: https://twitter.com/koteljnik

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев