Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 елда безне бер «отпуск»лык ял көннәре көтә [календарь]

Киләсе елның ял көннәре билгеле булды. 2018 елга хөкүмәт тарафыннан кабул ителергә тиешле планда 10 көнлек Яңа ел каникуллары һәм 4 көнлек озын яллар да бар. Алдагы елда россиялеләрне барлыгы 27 ял көне көтә. Татарстанның өстәмә ике ял көнен - Корбан гаетен һәм Ураза бәйрәмен дә санасак - тагын бер...

Шулай итеп, Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләргә 10 көнлек "каникул" каралган: каникуллар 2017нең 30 декабрендә башланып 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ә бәйрәм көннәре календарь ялларга туры килгән 6 һәм 7 гыйнвар өчен соңрак - җомга 9 март һәм чәршәмбе 2 майда ял итәчәкбез.

Шулай ук 4 көнлек озын яллар 8 март һәм 1 май бәйрәмнәренә туры киләчәк. 3әр көнне 23 февраль, 12 июнь һәм 4 ноябрь бәйрәмнәрендә ял итәчәкбез. Ә менә Җиңү көне - 9 май атна утрасына туры килү сәбәпле - бары бер көн ял булачак.

Киләсе елда россиялеләрне берничә озын эш атнасы көтә. Яз һәм Хезмәт бәйрәменә туры килгән 28 апрель шимбәсе өчен дүшәмбе 30 апрельдә ял итәчәкбез. 9 июнь һәм 29 декабрьдә дә шимбә булуга карамастан эшкә чыгарга туры киләчәк. Ләкин бу эш көннәре ял булып дүшәмбе 11 июнь һәм 31 декабрьдә "кайтачак".

Нәтиҗәдә, Яңа елда - 10 көн, 3 көн - 23-25 февраль бәйрәмнәрендә, 4 көн - 8-11 мартта, 4 көн - 29 апрельдән 2 майга кадәр, 1 көн - 9 майда, 3 көн - Россия көненә - 10-12 июнь, 3 көн - Халыклар бердәмлеге көненә - 3-5 ноябрьләрдә ял итәчәкбез.

Фото: http://yalkyn.com

«Ялкын» тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев