Реклама
Күпләр беләдер - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов замана белән бергә атлый. Әле ничек кенә, барган бер җиреннән Инстаграмга кызыклы фотографияләр юллап тора. Карап кына өлгер! "Интертат" электрон газетасы елның иң популяр - иң күп "лайклар" җыйган постларга күзәтү ясый.
1. 25 нче гыйнвар - Россия студентлары яки Татьяна көнендә Рөстәм Миңнеханов студент елларын искә алып, студент билеты фотосын урнаштырды. 15 мең лайк!
2. 8 февральдә республика Президенты Согуд Гәрабстанына эш сәфәре кысаларында, Кече Хаҗ - Гомрә кыла. 13 мең лайк.
3. Рөстәм Миңнехановның спортка хирыс кеше булуын белмәгән кеше юктыр. Ветераннар белән хоккей уйнау җае чыкса, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый ул. 25 февраль - шундый көннәрнең берсе. 10 мең лайклы пост.
4. 9 Май - Җиңү бәйрәмендә. "Үлемсез полк" акциясе. 17 мең лайк.
5. 27 июньдә боланнарны иреккә җибәрү мизгеле. 5 мең лайк.
6. Рөстәм Миңнехановның аккаунтында балалар фотолары һәм видеолары бик күп. 31 майда төшерелгән видео 33 мең лайк җыйган.
7. Аркадий Дворкович белән. 22 июнь, (11 мең лайк.
8. Президент Сахалинда. Комментарийларсыз урнаштырылган фото, әмма кулланучылар бу балыкның палтус икәнен таныган. 22 мең лайк җыйган фото. 14 август.
9. Президент улы Искәндәр белән ауда. 8 октябрь, 22 мең лайк.
10. Рөстәм Миңнеханов улы белән әнисе янында. 26 ноябрь, 28 мең лайк.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз