Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2017 елда камералар Россия юлларында 83 млн кагыйдә бозу очрагы теркәгән

Бу - ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә.

(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ»). 2017 елда видеокамералар Россия юлларында юл йөрү кагыйдәләрен бозуга бәйле 83,2 миллионнан артык очракны теркәгән. Бу - ел дәвамында машина йөртүчеләргә карата чыгарылган барлык карарларның 79 процентын тәшкил итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Известия" яза.

«Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын автомат рәвештә теркәү системасы актив үсеш кичерә. Әгәр 2016 елда стационар һәм күчмә комплекслар эше нәтиҗәсендә административ хокук бозулар турында 61 миллион карар чыгарылса, 2017 елда инде аларның саны 83,2 миллионнан артып киткән. Бу - 2016 елның шул чорына караганда 36,4 процентка артыграк», - диелә Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә.

Ведомстводан хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә Россиядә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки торган 9 меңнән артык стационар һәм 3,8 мең күчмә комплекс бар. Алар ярдәмендә җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән полосадан хәрәкәт итү, светофорның кызыл утына чыгу һ.б. кагыйдә бозу очраклары теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев