Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

20 яшьлек ана баласын тәрәзәдән ыргыткан

Җинаять кылганнан соң, исерек хатын йокларга яткан.

Карелиядә яшәүче 20 яшьлек ана нәни баласын тәрәзәдән ыргыткан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, 26 октябрьдә Калевалевский районының Боровой бистәсендә нәни баланы әнисе икенче этаждагы балконнан ыргыта. Шуннан соң бу хатын йокларга ята.

Бала исән кала. Сабый елаганын күршеләр ишетеп ала. Туңып өшегән һәм бите имгәнгән сабыйны хастаханәгә озаталар.

20 яшьлек хатынга карата җинаять эше ачылган. Аны «нәни баланы үтерергә җыену» маддәсе буенча гаеплиләр.

Җинаятьтә шикләнелүче хатынны кулга алганнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Фото: Рамил Гали

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев