Саба ТВ

20 яшендә сукыр егеткә кияүгә чыгучы кыз өендә кара тавыш чыга

Ләйлә белән Ризат балаларның җәйге лагеренда таныштылар. Педагогия институтында укучы Ләйлә монда практика үтәргә килгән иде, ә Ризат — баянда уйнап, балаларны җыр­­ларга өйрәтергә. Ләйлә чем кара чәчле, төз гәүдәле, чибәр егеткә бер карауда игътибар итте. Ризат кына аңа нишләптер бер дә күтәрелеп карамады.

Бер ноктага те­кәлеп, баянда уйнап утыруын гына белде. Дөрес, Ләй­лә үзен матур кыз дип уйламый. Битен бетчә басканга бик борчыла ул. әнисе әйтүенчә, егерме яшь тулсын әле менә, аннан да матур кыз тирә-юньдә булмаячак та. Нишләп бер дә күтәрелеп карамый икән соң аңа Ризат?

 
Берничә көн уйланып йөргәннән соң Ләйлә егеткә беренче булып үзе эндәште.
 
— Минем исемем Ләйлә, — диде ул. — Бигрәк матур уйныйсыз.
 
Ризат берни дәшмәде. Хәтта күтәрелеп тә карамады.
 
Кичен, балалар йокларга яткач, Ләйлә бүлмәдәш кызына зарланырга тотынды:
 
— Беләсеңме, Люция, безнең гармунчы егетебез чукрак ахрысы ул.
 
— Син ни сөйлисең? — дип бүлдерде аны бүлмәдәше. — Ризат бит сукыр. Тумыштан түгел. Грипп белән авырып шулай булган. Аны күләгәне шәйли диләр. Күрмәсә дә институт тәмамлаган ул.
 
Ләйләнең күзенә йокы кермәде ул төнне. Ул бит “Слепой музыкант” дигән әсәрне кат-кат укып, андагы геройларның бер-берсенә мөнәсә­бәтенә шак­каткан иде. Ризат та бит әнә искиткеч чибәр, нинди акыллы! Таң атканда Ләйлә үзенең гашыйк булуын аңлады. әйе, әйе, нәкъ теге “Слепой музыкант” әсәрендәге кыз кебек.
 
Ризатны ул өйлә вакытында гына күрә алды.
 
— Минем сезнең белән урман сукмагыннан сөйләшә-сөйләшә йөрисем килә. Зин­һар өчен каршы килә күрмәгез, — дип турыдан-туры ярып салды ул, Ризатка “юк” дип әйтергә бернинди мөмкинлек калдырмыйча.
 
Балаларның йокы сәгате җиткәч алар очраштылар. Лә­кин Ризат йөрергә риза булмады. Алар лагерь корпусларыннан ерак китмичә, утырырга урын табып, гәп­ләшә башладылар. Аннан болай утырулар көн дә кабатланды. Балалар, бүтән тәрбиячеләр, лагерь начальнигы әлеге кү­ренешкә шулкадәр ияләнде­ләр, алар үз урыннарында күренмәсәләр, борчыла ук башлыйлар иде. Ризатны биредә бөтен кеше дә ярата, кызгана иде.
 
Смена тәмамланырга бер-ике көн кала, яшьләр Казанга кайтуга өйләнешергә карар кылдылар. әмма әти-әниләре нәрсә әйтер бит әле, бу хакта уйларга да куркыныч иде.
 
Бу яңалыкны Ризатның әнисе тыныч кына кабул итте. “Уйлашырбыз”, — диде. Ул инде улының киләчәктә ялгыз каласына үзен әзер­ләгән иде. Алты яшендә кинәт сукырайган улын нинди генә табибка күрсәтеп карамады ул. әмма алар, сүз куешкандай: “Бу очракта медицина көчсез”, — диделәр. Күпме яшь түкте ана баласының киләчәге турында уйлап... Ул күңеле бе­лән сизә иде: Ләйләнең өендә риза булмаячаклар. әгәр кызы булса, ул аны сукыр кешегә кияүгә бирмәс иде.
 
Чыннан да, Ләйләләрнең өендә тавыш купты. әнисе күз яшьләренә буылып, Ләйләгә нибары 20 яшь икәнен, әле тагын ике ел укыйсы барын һәм, гомумән, сукыр кеше бе­лән тормыш коруның нинди авырлыкларга китерәчәген аңлатырга тырышып карады. Лә­кин кызы берни ишетергә дә теләмәде.
 
Яшьләр беркемгә берни әйтмичә, Казаннан бик ерак китеп, барган җирләрендә язылышып, яңа тормыш баш­ларга кирәк дигән карарга килде­ләр. Шулай эшләделәр дә. Паспортларын алып, бераз акча юнәтеп, алмашка бер-ике кием генә алып, Чита якларына юл тоттылар. Аларның мәхәббәтләре шулкадәр көчле, беркемнең дә комачауларга хакы юк. Барып җиткәч үзләренең исән-сау икәнлек­ләрен хәбәр иттеләр дә, озак вакытка югалдылар.
 
Алар бик бәхетле иде. Аеруча Ләйләгә гаилә тормышы үзенә күрә бер ләззәт китерә иде. Иртә белән Ризат янында уяну, аның чәч­ләрен тарау, аңа ашарга әзерләү — бәхет түгелмени?! Ризатның әнисе аларның адресларын белеп, әз-мәз акча җибәрә башлады. Ул эченнән генә булса да Ләйләгә рәхмәтле иде: улын шундый килеш яратканы, аны кайгыртканы өчен. Ул инде аларны Казанга кире кайтырга чакыра, фатир, эш табарга вәгъдә бирә иде.
 
Ләйлә белән Ризат нәкъ бер елдан Казанга кайтып төштеләр. Кайтуларына өч бүлмәле фатир инде әзер иде. Ләйлә укуын дәвам итәргә булды, ә Ризатка үз һөнәре буенча эш табылды.
 
Алда аларны ни көткәнен бер Ходай гына белә. Мә­хәб­бәтләрен саклап кала алырлармы алар? Тормыш авырлыкларына бирешмәсләрме?
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: