Саба дулкыннары

19 май - Татарстан матбугаты көне

Хөрмәтле журналистлар, полиграфчылар, матбугат ветераннары!

Сезне Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сез туган төбәгебезнең һәр адымын, аны үстерүнең төп проблемаларын даими чагылдырасыз, елъязманы пөхтә теркәп барасыз. Журналист сүзенең халыкның акылына һәм йөрәгенә йогынты ясау көче зур. Ләкин ул сүзнең һәр яклап үлчәнгән, дөрес булуы зарур, ул кешеләргә яктылык һәм яхшылык алып килсен. Мактаулы һәм гаять җаваплы хезмәтегездә хәзерге заман матбугаты тенденцияләрен яхшы тоемлап, укучы психологиясен белеп, яңача таләпләрне үтәп, үз өстегездә даими эшләгез, изге максатыгызга һәрчак тугры калыгыз. Иҗатыгыз гөрләп барсын, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, һөнәри осталыкка ирешегез. Сезгә күңел көрлеге, бәхет-шатлыклар, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: