Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

19 – 20 май көннәрендә Казанда Пионериянең 95 еллыгына багышланган өстәмә белем һәм балалар хәрәкәте буенча “Без бергә” республика Форумы булып узды

19 - 20 май көннәрендә Казанда Пионериянең 95 еллыгына багышланган өстәмә белем һәм балалар хәрәкәте буенча "Без бергә" республика Форумы булып узды. Анда район мәктәпләрендә хезмәт куючы педагоглар көче белән әзерләнгән кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шулай ук техник иҗат юнәлеше буенча да экспонатлар күргәзмәсе эшләде.

Әлеге форум кысаларында узган "Мин - мастер" бәйгесендә Икшермә кадет интернат - мәктәбе һәм Сәләтле укучылар мәктәбе укучылары катнашып, үзләренең белем - күнекмәләрен төрле этапларда яклый алдылар. Форум ахырында берничә ай дәвамында барган "Без бергә" балалар халык иҗаты конкурсы җиңүчеләре катнашында Гала концерт тәкъдим ителде. Концерт барышында әлеге республика бәйгесенең финалистлары тәбрикләнде: Түбән Шытсу төп мәктәбенең "Дубая" вокаль ансамбле, Балалар иҗат үзәгенең һәм Саба гимназиясенең "Модерн", "Сәйлән" бию коллективлары, Саба гимназиясеннән Ибатуллина Алия, Иштуган урта мәктәбеннән "Шумпотон" балалар ансамбле. Чара ахырында уку елы дәвамында өстәмә белем, техник иҗат, туризм, балалар хәрәкәте, иҗади конкурслар буенча нәтиҗәле эшләгән 10 район игълан ителде. Нәтиҗәдә, Саба районы призер Дипломы белән бүләкләнде һәм әлеге өлкә буенча иң нәтиҗәле эшләүче районнар исемлегенә кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев