Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

17 февраль көнне Яңа Мичән авылында яшәүче Шакирҗанова Мәгсүмә Фәүзи кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны РФ Президенты Путин В.В. һәм Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Р.Н. исеменнән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А.Ә. һәм Мичән авыл җирлеге депутаты Хадиев И.Г. котлады. Бәйрәмгә шулай ук ООО “ Саба”ның “ Мичән” бүлекчәсенең баш бухгалтеры Хайруллина Р.Н., юбилярның балалары, оныклары, туганнары җыелган иде.

Шакирҗанова Мәгъcүмә Фәүзи кызы Саба районы Югары Симет авылында 1931 елның 17 февралендә ишле гаиләдә  беренче бала булып туа. Әбиләре яшь гаиләне яңа йортка  башка чыгара. 1936 нчы елда  Югары Симет авылында бик каты янгын була,авылда бик күп йортлар яна. Шул янгында яңа йортлары янып бетә, яңадан әбиләре йортында торырга кайталар. Шул елны әтиләре яңадан бер өй алып ката ( ул вакытта шулай йортны тулаем алып катканнар)

1936  елда сеңлесе Гөлсахра туа.

1938 елда укырга керә. Симеттә мәктәп 4 кенә сыйныф була, калган сыйныфларны Мичәнгә төшеп укыйсы була. Сугашка  кадәр 4 сыйныфның яртысын  укырга өлгерә. Сугыш башлана, әтисен сугышка алып китәләр, бераз вакыт узгач ул кайта, 1942 елда яңадан китә. Сугыш башлангачта укуын дәвам итә, 4 сыйныфны укып бетерэ. Сугыш вакытында Симеттә торып урманчылар урман кисәләр, озын тәнәфесләрдә аларга булышырга, өеп куйган ботакларны яндырырга урманга менә торган булганннар.

1941 елда сугыш вакытында икенче сеңлесе Гөлсәрия туа.

14-16 яшьләрдә үзләрен урман кисәргә йөртә башлыйлар. Шәмәрдәнгә таш юл салырга йөрткәннәр. Соңыннан Чүрилидә юл ясауда катнашкан.

1945 елда әтисе сугыштан кайта, 1946 елда үлә.

16-17 яшьләрдә фермага таналар карарга төшә. Кияүгә чыкканчы Симет фермасында эшли.

1958 елда Яңа Мичән егете Шакирҗанов Нуретдин Шакирҗан улына кияүгә чыга. Кияүгә чыккач Яңа Мичән фермасына бозау караучы булып эшкә керә.

1960 елда беренче балалары, кызы  Флүрә туа. Бугенгесе көндә  Чаллы шәһәрендә яшиләр, Алар тормыш иптәше Марат  белән 2 бала үстерәләр. (1 кыз 1 малай ) Хәзерге көндә 1 оныклары бар.

1962 елда Флүре туа. Флүре армия сафларында хезмәт итеп кайта. Кайткач шофер булып эшли. Бүгенгесе көндә  гаиләсе белән Сабада тора, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Ике кыз, бер ул үстерәләр.

1965 елда уллары Рөстәм туа. Рөстәмедә армия сафларында хезмәт итә. Афган сугышына эләгеп, чын сугыш күреп кайта. Армиядән кайткач колхозда шофер булып эшли башлый. Ләйсән исемле кызга өйләнә, бер кызлары, бер уллары туа. Шулай матур гына яшәгәндә , 2004 елның салкын көзендә Рөстәме үлеп китә.

1991 елда тормыш иптәше Нуретдине үлә.

         Бүгенгесе көндә килене Ләйсән белән Яңа Мичән авылында гомер кичерә. Авылда алар гади авыл тормышы белән, туганнары белән туган җанлы булып аралашып яшиләр. Бакчачылык, мал асраучылык белэн шөгыльлэнэлэр. Мәгъсүмә апаның 7 оныгы, 2 оныкчыгы бар. “ Ләйсәнем бик яхшы карый мине, җылы өйләрдә, тыныч көннәрдә торабыз. Аллахка шөкер, балаларымнын , оныкларымның аякка басканнарын күрәм, аларга булыша алганыма сөенеп яшим. Тыл ветераны исеме бирделәр, медальләрем бар. Куйган тырышлыкларымны күреп мине шулай зурлаганнары өчен рәхмәт!”- ди, Мәгъсүмә апа.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев