Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

17 ел эчендә 13 операция кичергән Фәнис Миңнемуллин: «Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм итте»

«Берәүләрне тормыш гомергә бер генә сыный. Кеше дөнья зилзиләләренә каршы үзенең кечкенәдән үк җыелып килгән гайрәтен, тамырларына ана сөте белән кереп таралган көчен куя. Куя да өстенә ябырылып килгән бөтен авырлыкларны бер селтәнүдә юкка чыгара. Шул мизгелдә каушап калмаганнарны батыр диләр...»

Язучы Фәнис Яруллинның әлеге сүзләрен Балтач районы, Алан авылында яшәүче Фәнис Миңнемуллинга карата да әйтеп булыр иде. 17 яшьлек егет 13 операция кичергән, язмыш сынауларына бирешмичә, бу тормышта үз юлын тапкан. Бүген ул армреслинг буенча Россия чемпионы, Европа, дөнья күләмендә призлы урыннар яулаган. Бу әле җиңүләренең башы гына. Аның кебекләрне батыр дими кем дисең?

Без килгән көнне Фәнис әле мәктәптән кайтып җитмәгән иде, улы турында әтисе Раиф абый белән сөйләштек.
- Улыбызның аякларындагы кимчелек тумыштан ук. Тәпи киткәч тә, без моны сиздек, әмма ул яхшы йөрде. Җиде яшьләр тирәсендә аксый башлады. Табиблар, тиз арада операция кирәк, диделәр. Берара улыбыз ятып кына да торды, аягына бөтенләй баса алмады, шөкер, бу авырлыкларны җиңәргә көч тапты, хәзер йөри, - дип сөенә әтисе.
Ул да түгел, Фәнис үзе дә кайтып җитте. Күрше авыл мәктәбендә укыйлар икән. Автобус йөртә.
- Миңа авырлыкларны җиңәргә спортка тартылуым ярдәм иткәндер. Сабан туенда, кызык өчен генә, кул көрәштереп карадым. Ярышны оештыручылар мөмкинлекләремне күрделәр, бу спорт төре белән нык­лап шөгыльләнергә киңәш иттеләр. Шул рәвеш­ле Балтачта «Хыял» спорт мәктәбенә йөри башладым. Тренерларым Әлфия Зыятдинова, Фагыйль Гайнетдинов нык ярдәм итәләр, - ди Фәнис.
Егет көн саен берәр сәгать вакытын спортка багышлый. Гантельләр күтәрә, дуслары белән кул көрәштерә, быел чыгарылыш сыйныфында укыгач, имтиханнарга әзерләнергә дә кирәк. Армреслинг буенча ярышларда катнашыр­га да вакыт таба.

- Бу шөгылем аркасында Венгрия, Польша кебек чит илләрне күрергә насыйп булды. Андагы матурлыкка, чисталыкка, тәртипкә сокланып кайтам, чит җирләрне күрү үз туган ягыңның кадерен белергә, эрудиция­не арттырырга ярдәм итә, - ди егет.
Физик яктан мөмкинлекләре чик­леләр арасында уздырылган кул көрәштерү ярышларында үз авырлыгында Фәнис Миңнемуллин алдынгылыкны бирми. Киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын әлегә хәл итмәсә дә, төгәл белә: армреслинг, спорт юлын дәвам иттерәчәк. Хыялларың тормышка ашсын, уңышлар сиңа, батыр малай!

Реклама

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев