Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

17 декабрьдә Сатыш авылында “Вәлиәхмәт Ишан хәзрәт вафатының 100 еллыгы, Саба төбәгеннән чыккан галимнәребезне искә алу” темасына фәнни-гамәли конференция узды

17 декабрьдә Сатыш авылында “Саба укулары” фәнни-гамәли конференциясе булды.Конференция “Вәлиәхмәт Ишан хәзрәт вафатының 100 еллыгы, Саба төбәгеннән чыккан галимнәребезне искә алу” темасына үткәрелде.

Районыбызның Казанчы Бигәнәй авылындагы зират эчендә таш койма белән бүлеп алынган зур гына аерым каберлек бар. Ул «Бигәнәй ишаны» дип танылган, шул авылда имамлык иткән һәм халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән Вәлиәхмәт ишан Мөхәммәтгалим улы нәселенеке.
Казанчы Бигәнәй авылындагы каберлектә дога кылганнан соң, конференциядә катнашучылар Сатыш мәдрәсә –музеена юл алды.Мәгърифәт нуры сибүче белем йорты  18 нче гасыр ахырында ачылган.

Туган як тарихын өйрәнү- патриотик тәрбия бирүнең бер адымы. Әлеге музей уникаль экспонатлар һәм заманча технологияләргә бай.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасы әгъзасы  Наил хәзрәт Сабиров та үткәрелгән чарага зур бәя бирде.
Сатыш мәдәният йортында үткәрелгән конференцияне сәламләү сүзе белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис  Нургали улы Миннеханов ачты. Катнашучыларны  Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та сәламләде. Диния Нәзарәте Аксакаллар шурасы Айрат хәзрәт Аюпов рәисе үз чыгышында тарихка күз салды һәм республика президентына рәхмәтен белдерде. Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Ләйсән Билалова Вәлиәхмәт Ишан хәзрәт турында мәгълүматларны хәтердә яңартты.

 “Саба укулары”фәнни-гамәли конференциясе эшчәнлегенә нәтиҗә буларак резолюция кабул ителде.

Фотоларны карарга бас: http://saba-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев