Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

16.26.094 номерлы хисап участогындагы сайлау нәтиҗәләре билгеле булды.

22 нче май көнне Тимершык авылы, Пионер урамы, 13 нче йорт адресы буенча урнашкан хисап участогында да Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль җыены Дәүләт Думасы депутатлыгына "Бердәм Россия" партиясеннән киләчәктә кандидатлар чыгару өчен алдан тавыш бирү оештырылды. Хисаплау комиссиясе составында 4 кеше иртәнге 8 дән 20 сәгатькә кадәр сайлаучыларны кабул итте. Шулай ук 4 волонтёр сайлаучыларның паспорт белешмәләрен компьютерга кертеп, кирәкле мәгълүматны турыдан-туры Мәскәүгә җибәреп торды. 16.26.094 номерлы әлеге участокка Симет, Шыңар, Тимершык, Мичән авыл җирлегендә яшәүче сайлаучылар мөрәҗәгать итте. Сәгать 11 гә кадәр барлыгы 235 кеше килгән булса, 20 сәгатькә кадәр бу саннар 580 не тәшкил иткән. Тавыш бирергэ беренчеләрдән булып Көек авылыннан Гөлүзә Гайфиева килгән. Әлеге участокта сайлау 100% ка үтәлде. 18 нче сентябрь көнне исә бердәм тавыш бирү көне булачак. Киләчәгебез өчен битараф булмаган һәркем бу көнне дә узенең гражданлык бурычларын үтәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев