Саба дулкыннары

"16 нчы каттан машина өстенә егылып төшкән 6 яшьлек балага бе­рәү дә булыша алмаган"

Чыпчык куарга дип, тә­рәзә төбенә менгән са­быйның кызыксынуы фаҗига бе­лән тәмамла­ныр­га мөм­кин. Быел җәй республикада 20 бала егылып төшкән, табиблар икесен коткарып кала алмаган. Узган ел 53 бала төрле бәхетсезлек очрак­лары­ның корбаны булган. Җәйге чорда балалар им­гәнү сәбәплә­ренә багышланган матбугат очрашуында белгечләр әнә шун­дый күңелсез саннар китерде.

Соңгы елларда балалар­ның тәрәзәдән егылу очрак­лары ешаеп китте, хәтта аларны “челтәргә алданып харап булган балалар” дип йөртә башладылар. Балалар тәрәзә­дән “оча” тора. Соңгы фаҗига 3 июльдә Чаллы шәһәрендә булган. Кызганыч, 16 нчы каттан машина өстенә егылып төшкән 6 яшьлек балага бе­рәү дә булыша алмаган. Бу вакыйга буенча бүген тикшерү эше бара.
 
– Очрашуга килер алдыннан гына бер һәм яшь ярымлык балаларны өйләренә озат­тык. Алар ике һәм дүр­тенче каттан егылганнар. Биек­тән егылганда, бала бик күп төрле җәрәхәтләр ала. Аның баш миенә, умырткалыгына, эчке органнарына зыян килә. Имгәнгән бала алга таба нормаль үсеш ала алмый, ул гомерлеккә гарип булып кала. Шуңа күрә балаларыгызны кул сузымыннан еракка җи­бәрмәгез, – диде Республика балалар клиника хаста­ха­нә­се­нең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков.
Татарстанның Бала хо­кук­ларын яклау буенча вәка­ләтле вәкиле Гүзәл Удачи­на әлеге күңелсезлекләрнең сә­­бәпләрен әти-әниләрнең игъ­тибары җитмәүдән күрә. Һәм бу имин булмаган гына түгел, гадәти гаиләләргә дә кагыла. Әти-әниләрнең куркынычсызлыкны бәяләп бе­термәве бу.
 
– Кайбер әти-әниләр, минем бала тәрәзәгә якын ки­лергә ярамаганны белә, шуңа күрә беркайчан да аны ачмаячак, дип ышана. Әмма бу – зур хата. Балалары корбан булган әти-әниләр дә мо­ның шулай икәнен соң гына аңлый. Узган ел бә­хетсезлек очракларына юлы­гып, 53 баланың гомере өзелде. 53 сабый – балалар бакчасының ике төркеме ди­гән сүз. Без сау-сәламәт, шук балаларны югалтабыз. Аларга яшисе дә яшисе иде бит әле, – ди вә­каләтле вә­кил. – Әти-әниләр тәрәзә­дән егылып төшүдән саклану ка­гый­дәләренә игътибар итсен иде. 7 яшькә кадәр ба­лаларның үзләрен генә өйдә калдырмагыз. Тә­рәзәләргә махсус чик­ләү куегыз, тоткычларын да кирәк чакта алына-куела торган итеп көйләп була. “Москит” чел­тә­ренә ышанмагыз, ул бер­ничек тә иминлекне тәэ­мин итә алмый. Тәрәзә янында җиһазлар тотмагыз, аны читкә этегез.
 
Кечкенә балалары булган әти-әниләр белән дә сөй­ләш­тек. Берәүләргә, баласы йок­лаган арада, тиз генә кибеткә чыгып керү берни дә тормаса, икенчеләр күрше­ләрен­нән ярдәм сорый, өчен­челәр ир­ләре эш­тән кайтканны көтә. Яшь гаи­ләләргә, күрә торып, социаль ипотека буенча йортларны югары катлардан бирә­ләр, түбән катлардан бир­сен­нәр, дип әй­түчеләр дә бар.
 
– Без 16 нчы катта яшибез. Өч бала үстерәбез. Фатир алгач, балалар тәрәзә янына килә башласа, күңелгә шом керә иде. Төшеп китүдән Алла сакласын! Балаларга, балкон ишеген мин кайтмыйча ачасы түгел, дип өйрәттем. Эштән кайткач, әти ишекне ачып, тәрәзәдән урамны күрсәтә­сеңме, дип сорыйлар. Бездә шундый тәртип. Иң курыкканым – балаларның имгәнүе, пешүе. Хатыныма да, телевизор, телефонга алданып, берүк балаларны күз уңыннан ычкындырма, дип тукып тордым. Хәзер хатынны өйрәтәсе юк, барысын да үзе белә. Тәрәзәгә бернинди дә җай­ланма куймадык. Әгәр хуҗа­бикә каш ясап, тырнак буяп яки телефоннан ләчтит сатып утырса, берни дә булмас дип кибеткә чыгып китсә, бәла агач башыннан йөрмәячәк. Ничәнче катта яшәсәң дә, баланы игътибарсыз калдырырга ярамый, – ди Казанда яшәүче Азат Каюмов.
 
Белгечләр өйдә генә түгел, урамда да балаларга күз-колак булырга куша. Жәй көне бигрәк тә имгәнү­ләр арта. Табиб Алексей Глушков әй­түенчә, соңгы утыз ел эчендә балалар арасында велосипедтан егылу очрак­лары аеруча арткан.
 
– Элек велосипедлар гади иде. Хәзер рульләре туры, утыргычлары тар, тәгәрмәч­ләре куркынычсыз түгел, тормоз һәм тизлекне кабызу җай­ланмасы төрле якка карый. Егылган балаларның сөяк­лә­ре сынмый, ә эчке органнарына зыян килә. Самокат, уницикл, велосипедта йөр­гән балалар, телефонга алданып, ида­рәне югалта, – ди травматолог.
 
Батут үзәкләрендә ял итү дә хәерле тәмамланмас­ка мөмкин. Баксаң, анда барганчы, балаларны егылырга өй­рә­тергә кирәк икән. Югыйсә егыла белмәгән бала бик тиз җәрәхәт алачак. Балага тегесе ярамый, монысы ярамый, дип өйрәтүдән дә файда юк. Бу очракта ул киресен эшләячәк. Иң шаккатырганы: замана балаларына акыл 21 яшьтә генә керә икән. “Менә шунда гына аларга күз-колак булудан туктарга була”, – ди Респуб­лика балалар клиникасының психологик хезмәте бүлеге мө­дире Лилия Горохова.
 
САН
2018 елда, бәхетсезлек очракларына юлыгып, 53 баланың гомере өзелгән. 7 бала суга баткан, 19ы – юл фаҗигасендә, 5есе янгында һәлак булган, 3есе биеклектән егылып төшеп, калганнары башка сәбәпләр аркасында җан биргән. Алдагы елда 70 баланың үлеме теркәлгән.
 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: