Теләгән һәр кеше Президентка үз соравын телефон аша, СМС яки ММС-хәбәр җибәреп, сайт һәм махсус телефон кушымталары ярдәмендә бирә алачак. Ә "Одноклассники" һәм "Вконтакте" социаль челтәрләре кулланучылары быел хат җибәрүдән тыш, Президентка видеоязма аша да мөрәҗәгать итә алачаклар.
Владимир Путин белән туры линия 15 июньдә Мәскәү вакыты белән, 12.00 сәгатьтә башлана. Туры трансляцияне "Россия 1", "Россия 24", "Беренче канал" күрсәтәчәк, шулай ук "Радио России", "Маяк" һәм "Вести FM" радиолары аша да тыңларга мөмкин булачак.