Саба дулкыннары

15 ел колониядә утырган Алексей: «Төрмәдә чакта ислам динен кабул иттем»

Әңгәмә барышында Азат Гайнетдинов кайчандыр «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»нә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең хәзер аның белән бер командада эшләвен әйткән иде. Шундыйларның берсе - Алексей Снежинский. //Шәһри Казан//

- Шушы үзәккә килеп эләгүемә сөенеп туя алмыйм, бердән, мине монда кабул иттеләр, миңа ышандылар, эшле иттеләр, икенчедән, авыр хәлдә калганнарга булыша алуым белән горурланам, җәмгыятькә үземнең кирәклегемне сизәм, - ди ул.

Алексей колониядә 15 ел утырган. Үзенең элеккеге тормышы турында ул миңа, башкаларга да гыйбрәт булсын дип, бер дә иренмичә сөйләп бирде.

- Яшүсмер вакытларым илдәге үзгәртеп корулар чорына - 90нчы еллар башына туры килде. Җинаятьчелек чәчәк аткан чор. Хезмәт хаклары түләнми, эшсезлек артты. Урамнарда җинаятьчел төркемнәр оешты. Ул вакытта Елга техникумында укый идем. Укуым яхшы, җәмәгать эшләрендә актив катнашам, концерт-бәйрәмнәрдә чыгышлар ясыйм, иң югары стипендияне алам. Шул ук вакытта урамдаш егетләр белән дә аралашам, аерым төркемебез оешты. Ул үзенә күрә бер статус бирә иде, син үзең генә түгел, берәр хәл була калса, янәсе, синең артыңда иптәшләрең бар. Проблемалар булса, бергәләшеп чишәбез. Стипендия алгач, акча җыешып, сыралар алып бәйрәм итә башладык. Кемдер баш тартса, аңардан барыбер акчасын алабыз. Акча алу гадәти күренешкә әйләнде. Кирәксә-кирәкмәсә дә, иптәшем белән акча җыя башладык. Моны техникумда белеп алдылар һәм укудан китәргә куштылар. Ул елны КАИда программистлар әзерли торган яңа факультет ачылды, укытучым мине шунда әзерли башлаган иде. Хәзер шул вакытларны кире кайтарып булса иде, әллә кем чыгар иде үземнән. Укырга барасы юк, буш вакыт күп. Ишегалдында олыракларның үз төркемнәре бар иде. Алар криминал белән шөгыльләнделәр. Моны мин соңрак аңладым. Ишегалдында яшәүчеләр дә белмәде. Алар бөтен кешегә ярдәм итәләр, үзләре юмарт, итагатьле, абруйлары зур, әбиләр-бабайлар боларны мактап туймыйлар. Минем дә шулар кебек буласым килде.


Төркемнең лидеры бакча күршебез дә булып чыкты. Ул мине, үзенең «туксан тугызлы» яңа маркалы машинасына утыртып, бакчага алып бара, хәлләрне сораша, вак-төяккә кирәк булыр дип, акча да бирә. Аның белән аралашу минем өчен зур бер дәрәҗә иде. Шул рәвешле аның кармагына килеп эләккәнемне сизми дә калдым.


Казанның төрле районнарындагы төркемнәр үзара сугыша башлады. Без яшьрәкләргә каяндыр корал алып кайтып бирергә, кемнедер күзәтергә кушалар, наркотиклар сатуда арадашчы булдык. Соңрак төркемнәр эчендә дә сугышлар башланды, ул үтерешләргә кадәр барып җитте. Бу эштән без дә читтә калмадык. Бик тиздән кулга алдылар, суд булды һәм мине 17 елга ирегемнән мәхрүм итеп, Соликамск төрмәсенә озаттылар. Бу вакытка инде мин өйләнгән, кызым бар иде. Хатыныма мине көтмәскә куштым, ул соңрак кияүгә чыкты. Төрмәдә чакта ислам динен кабул иттем. Рухи дөньямны тутыру өчен башта Библияне укып чыктым, әмма күңелгә тынычлык килмәде. Минем белән утырган бер татар егетенә әниләре Коръән биреп җибәргән иде. Рус телендә икәнлеген белгәч, аны укый башладым. Үземне борчыган сорауларга җавапны шуннан таптым. Намазга бастым, минем өчен әнием дә сөенде, ислам - яхшы дин дип, хуплап кына торды.

Иреккә чыгарга ике ел калгач, яңа гаилә төзү турында уйлана башладым. Танышу сайты аша кызлар белән аралаштым. Башта ук өйләнү ниятем барлыгын, хәзерге вакытта төрмәдә утыруым, әмма башка тормыш башларга җыенуым турында сөйләдем. Соликамскиның үзендә яши торган Катя исемле кыз белән еш аралаша башладык.


Намаз укыган саен, Аллаһы Тәгаләдән яхшы хатын, аның да минем кебек ислам динен тотуын сорадым. Телефоннан аралашканда, ислам дине турында да сөйләштек, ул да кызыксынды һәм тиздән исламны кабул итте. Телефон аша никах укыттык һәм минем яныма килде.


Мине вакытымнан алда иреккә чыгардылар. Хатыным белән Казанга кайттык. Дустым, төрмәдән чыкканнарга ярдәм итә торган Азат Гайнетдинов исемле танышым бар дип, мине аның янына алып барды. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»ндә реабилитация курслары үттем һәм шунда эшкә дә калдым. Ике балабыз туды, хатыным белән яратышып-аңлашып яшибез. Балаларымны тәрбияле, җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбиялисем килә. Беренче хатынымнан туган кызым белән дә аралашам. Гаиләм өчен фатир арендасын үзәк түли. Бүгенге көндә минем гаиләм, дусларым, хезмәттәшләрем, яраткан эшем бар. Безгә бик күп кеше мөрәҗәгать итә. Араларында 27шәр ел утырып чыкканнар да бар. Туганнары да, яшәргә урыннары да юк. Аларга беренче вакытка яшәп торырга кием, азык-төлек бирәбез. Фатир арендалыйбыз, эш эзлибез. Эшкә урнашкач та, аны контрольдә тотабыз.

Шул рәвешле тормышка кайтырга булышабыз. Бу аның өчен бик мөһим. Төрмәдән соң тормыш бар, әгәр дә сиңа ярдәм итүче булса. «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге»енең аерым бинасы булса, без бик күп кешеләргә ярдәм итә алыр идек. Эшкә урнаштыру, реабилитация узарга гына түгел, социаль таныштыру үзәге булдырып, гаилә корырга да булышу идеясе бар хәтта. Эше, акчасы, гаиләсе булган кешенең төрмәгә кире кайтасы килми инде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: