Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

15 бала анасы тарихы: "Ашарга бөтенләй булмаганда балалар бармак суыра иде" - Интертат

Хәзерге заманда өч бала бик күп булып санала. Дүртенчесен алып кайтам диючеләргә шаккаталар, ашатасы, киендерәсе, кеше итәсе бар бит диләр. Ә элекке заманда 15 бала тапкан, иренең баласын үз иткән анага ничек яшәргә туры килде икән? “Татар-информ” хәбәрчесенә 15 бала анасы Рәхимәнең кызы Флюзә әнисенең башыннан кичергәннәре хакында сөйләде.

Бала – ул ананың иң зур бәхете. Ана булу - үз балаңны кочагыңа алып, нәни генә бармакларга, сиңа ышаныч белән караган күзләргә, әле сөйләшергә дә өйрәнмәгән һәр әйткән "ыгы"сына сокланып яшәү. Балаң өчен барысына да әзер тору. Үзеңә булмаса булмасын, баланы кайгырту. Соңгы кисәк шоколадлы тортны да, ашыйсы килми диеп, балага сузу. Сменалы эштән соң кибеткә кереп, бер кулга икешәр сумка төяп, дүртәр сәгать кайтырга машина көтеп тору – барысы да бала өчен.

“Әнием 1920 елда ачлык елында туган. Тормышы кечкенәдән үк бик авыр булган. Әтисе бик нык эчкән. Гаиләләрендә өч кыз бала булган. Әнием – иң олысы. Инәкәйгә 16 яшь тулган вакытта аның кулын сорап әтием килгән. Ул авылдагы иң ярлы гаиләдән кыз алырга теләгән. Әбиләрем ризалашканнар, әнием, шулай итеп, кияүгә чыгып, Башкортстанга киткән. Өйләнешкәннән соң ачыла башлаган дөреслек, бар кешене утка салган. Әтиемнең әнигә кадәр сигез хатыны булган. Ул да бик нык эчәргә, читкә йөрергә яраткан. Әниемнең әнисе кызын кемгә кияүгә биргәнен белеп, бик нык үкенеп елаган”, - дип сөйләде Флюзә ханым.

 

Башкортстандагы тормыш

Флюзә ханымның әтисе тегүче булып эшләгән. Ул заманнарда тегүчеләр байлар артыннан күчеп, кием тегеп йөргәннәр. “Әтинең башка хатыннан өч яшьлек баласы да калган. Әнием Рәхимә аны үз баласыдай карап үстерде”, - дип сөйләде Флюзә апа.

Әниегез Рәхимәнең барлыгы ничә баласы булган?

— 15 бала. Башкортстанга килгәндә аның кулында үги бала булган инде. Алар бер урында гына тормаганнар. Гел күчеп йөрергә туры килгән. Әле дә исемдә, әни гел искә ала иде “Кызым, яратмадылар безне монда, Казан шпаналары дип әйтәләр бит” дигәнен. Үз балаларыннан кала үги бала да тәрбияләгән 16 яшьлек ананы нишләп шулай нык яратмаганнардыр. Әле дә үземә шул сорауны еш бирәм.

Әниегез нинди кеше иде?

— Әни бик тырыш кеше иде. Яшь кенә булса да, бар эш рәтен белде. Кая гына яшәсәк тә өйне гел чисталыкта тотты. Уйлап карагыз, 15 бала артыннан күпме җыярга кирәк? Аларны бит әле ашатасы, киендерәсе дә бар. Бар булганын балаларга бирергә тырышты. Кеше белән бер тапкыр да талашканын ишеткәнем булмады. 

Сабыр булды. Әти нык эчкәндә дә түзде. Чит хатыннар янына барганын да кичерде. Ничек барысына да түзеп яшәгәндер, белмим. Бик нык хайваннарны ярата иде. Песи балаларын иркәләп, кулына алып сыйпаганы исемдә калган.

 

“Ишек төбенә бала ташлап калдырдылар”

Әниегез Рәхимәнең тормышы бик авыр булды дидегез...

— Әйе. Башкортстанга күчеп килүгә, өебезнең ишек төбенә төргәккә төрелгән бала ташлап киткәннәр. Әти чит хатыннарга йөргәнгә шундый авыр хәл килеп чыкты. Кечкенә генә күкрәк баласы әтинеке иде. Әни әле яшь. Баласы юк. Күкрәгендә сөте дә юк. Бала көн-төн елый. Ашарына бирергә бернәрсә дә юк. Әти әнине беркая да чыгармый. Өйдә бикләп тота. Бала елый. Баланы җәлләп, үзенең авыр тормышын уйлап, әни елый. 

Өч көн шулай елагач, су алырга чыккан җирдән качып чыгып, кешеләргә бу хәл турында сөйләп бирә. Авыл советы рәисе баланы кире анасына кайтарттыра. Ул вакытта, көн-төн елаганнан, борчулардан әнием сукырая.

Кире сәламәтләнә алдымы соң ул?

— Әйе. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Күзләренә дарулар салдылар. Озак тернәкләнде. 16 яшендә сукыр калган, әле үзе бала да тапмаган, мескен ана.

 

Реклама

“Балалар бармак суыра иде”

15 баланы ничек карап бетерә алды икән? Аларны бит әле ашатасы, киендерәсе дә бар.

— Олы балалары булышты. Мин кечкенә вакытымда балалар карап үстергәнем исемдә. Ашарга бөтенләй булмаганда балалар бармак суыра иде. Дусларым кар атышып уйнап йөргәндә, минем тәрәзә аша үткәндә, “Әйдә, Флюзә, безнең белән уйнарга!”- дип чакыралар иде. Минем кулда бала. Беркая да бара алмадым. Кечкенә вакытымда уйнап йөргәнем истә түгел. Укырга да җибәрми башладылар. Җиде сыйныф белем алгач, миңа башка мәктәпкә йөреп укыйсы иде. Бала карарга кеше калмады. Мәктәп турында хыялланасы гына калды. Башлангычта мин гел бишлегә генә укый идем. Дүртле дә алмадым бит. Яңа мәктәпкә качып кына йөрдем. Ул бездән җиде-сигез чакрым ераклыкта урнашкан иде.

Ашарга берәр вакыт җиткәне булдымы соң?

— Юк. Кая җитсен. Сугыш еллары башлангач бигрәк тә. Сугыш башлангач, әти безне калдырып Казанга китте. Әни балалар белән утырып калды. Безгә ашарга җиткән вакыт булмады. Әни 30 кглы чиләкләр күтәреп, өйдән җиде километр урнашкан басуларга барып, черек бәрәңге җыя торган иде. Алып кайтып, кер юа торган зур ләгәнгә сала иде. Без җыелышып кортлаганнарын аерган истә. Алабута, кычытканнан аш ашадык. 

Бер күрше апа жәлләп, минем бакчадан җыеп алыгыз диде. Әнинең үги кызы Миңлегөл апа җыеп кергән иде. И кереп сүкте инде күрше апа безне аннан соң. Бөтенесен җыеп бетергәнсез, миңа калдырмагансыз да диеп. Менә шундый иде ул сугыш еллары.

 

“Су булмаганга тилмергән”

Башкортстанда үз өегез булдымы?

— Әти өй салып чыга алмады. Гел кеше өстендә тордык. Килеп кысылыр почмакка кадәр юк иде. Башта Черек Күл авылында, аннары Кәлтәй исемендәге мари авылында, Шәрип, Куян авылларында яшәдек.

Әниегезнең тынычланып яшәгән берәр урыны булдымы соң?

— Әйе. Шәрип авылында. Әнием чыгышы белән Арча районы Сикертән авылыннан. Анда зур елгалар да булган. Ә әни яшәгән Черек Күл авылларында корылык. Бер елга да булмаган. Шәрип авылына күчеп килгәч әни, “Кызым, тынычланып яшәрмен икән. Бүтән җирдә мондый рәхәт булмады. Монда зур урманы да, елгасы да бар. Интектем бит сусыз җирдә яшәп”, - дип сөйләгәне исемдә.

— 15 баласы да исән-саумы? Алар белән аралашасызмы?

— Юк. Кайбер балалар тууга үлделәр. Кайберләре ачлыктан үлеп китте. Бер атна торганнары да булды. Өч бала кечкенә килеш үлеп китте. Хәзер калганнар белән еш аралашабыз. Әнинең үги кызы булган Миңлегөл апа белән дә еш аралашабыз. Әнинең аңа бер тапкыр да аерып, үгигә караган сыман мөнәсәбәтен күргәнебез булмады. Ул безгә үз туганыбыз шикелле. Беркайчан да үги дип әйткән булмады. Ул хәзер Саратовта яши. Еш күрешмәсәк тә, гел телефоннан сөйләшеп, хәлләрне белешеп торабыз. 

6 бала калсак та, бердәмлек бетмәде. Без әлегәчә аралашабыз. Әни безне дус итеп үстерде, бер-беребезнең кадерен белергә өйрәтте. Хәзер без алтау гына калдык. Флюзә, Рәсимә, Флюрә, Миңлегөл, Галия, Сәрия. 

Тормыш, тормыш дибез. Юк-бар проблемаларга пошынып, күңелебезне төшерәбез. Андый чакта мин менә шушындый кешеләрне уйлыйм да үземне ачуланып куям. Уналты яшемдә кияүгә чыкмаган, 15 бала тапмаган, үги кыз алмаган, читкә йөргән иргә түзмәгән. Әгәр дә 15 бала анасы яшәргә көч тапкан икән, нишләп әле мин, юк проблемалы кеше, борчылып яшәргә тиеш ди. Тормышта нинди генә авырлыклар чыкса да, Әни икәнлеген онытмаган. Үзе өчен булмаса, балалары өчен яшәгән Ана – хөрмәткә лаек. Әни булу җиңел түгел. Моны үзләре әни булган кешеләр генә аңлый ала...

 

  • Татарстанда беренче кварталда 35162 күп балалы (кимендә өч баласы булган) гаилә булган. Ул гаиләләрдә 11018 бала үсә. Иң күбесе 3 балалы гаиләләр - андыйлар 31126. 4 балалы 2975, 5 балалы 780 гаилә бар. 6 балалылар 180, 7 балалылар 64 кенә. 7 балалы гаиләләрнең иң күбе - Яшел Үзәндә һәм Казанда, анда алтышар шундый гаилә бар.
  • 8-11 балалы гаиләләр исә тагын да азрак. 8 балалы 25, 9 балалы 9, 10 балалы 2, 11 балалы бер генә гаилә бар, ул гаилә Казанда яши.

 

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: шәхси архивтан

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев