Биектау районының Иске Казан җирлегендә яшәүче Гөлсинә Кәлимуллина 14шәр килограммлы карбызлар үстерә. Оста бакчачының кавыннары да бик уңа икән. Безнең Татарстаныбызда да шундый зур һәм баллы җиләк-җимеш үстерү мөмкинмени? Хикмәт нидә? Әлеге сорауларны без Гөлсинә ханымның үзенә юлладык.
– Карбыз үстерү белән очраклы рәвештә генә кызыксына башладык, – ди ул. – Ун ел элек 3 карбыз орлыгын бәрәңге бакчасына төртеп куйдым. Нәрсә булыр, китәр микән, дигән кызыксыну зур иде. Өчесе дә тишелде бит шуларның, тик чүп утаганда, ялгышып, икесен утап атканбыз булып чыкты. Берсе генә уңыш бирде. Ул елны 2-3 килограммлы карбыз ашадык. Бик тәмле өлгергән иде. Ул вакытта хәтта сортын да белмәдем. Бераздан гына танырга өйрәндек.
Үз бакчаларында үскән мондый тәмле карбыздан авыз иткәч, максатчан рәвештә интернеттан аны үстерү серләрен өйрәнә башлый ул.
– Чыннан да, кызыксынуыбыз бик зур булды. Бездә дә карбызлар үстереп буламыни, дип аптыраган идек башта. Җиребез күп. Әти-әни йортын ташламадык, дача итеп тотабыз. Шунда ел саен кавын-карбыз утырта башладык. Ашавына караганда, үстерүе күңелле аларны. Күргән кеше хәйран кала. Дуслар, туган-тумача, күршеләр фотога да төшеп китәләр. Уңыш өлгергәч, күршеләр белән бергә бакча башында җыелышып ашыйбыз, – ди Гөлсинә апа.
Аның сүзләре буенча, карбыз уңышы ел да була. Үсми калган елы юк. Ә менә тәмлелеге елына карап икән.
– Җылы җәйдә карбыз тәмлерәк, баллы була. Яңгырлы елда сусылрак инде. Ә зурлыгы сортына карап килә. Гадәттә 4 килодан башлап, 10 килограммга җитә авырлыгы. Быел 14 килограммлылары да булды, – дип гаҗәпләндерде ул безне.
Сортларына килгәндә, аларны төрлесеннән утырталар. Аеруча иртәрәк өлгерә торганнарына өстенлек бирәләр. Кавынның Колхозница, Алтайский сортлары яхшы үсә. Карбызның исә безнең территория өчен Шуга Беби, Бочка меда, Астраханский, Аризона, Щедрость, Холодок сортлары әйбәт, ди.
Оста бакчачыдан карбыз үстерү серләре белән дә кызыксындык.
– Яхшы уңыш алыр өчен, суны вакытында сибәргә, утыртканда ашлама кертергә, тирес, ком салырга кирәк. Карбыз орлыгын үзебез дә ясыйбыз, сатып та алабыз. Узган ел аларны “Сады России” интернет кибетеннән кайтарттым. Орлыкларны утыртканчы кояшлы урында тоту, чәчкәч тә җылыга урнаштыру сорала. Аларны апрель уртасында аерым савытларга утыртам. Ачык һавага чыгарганда төбенә тимәслек итеп, әйбәт торфлы савыты белән утыртырга кирәк, – ди Гөлсинә Кәлимуллина.
Карбыз кайчан өлгергән булып санала соң?
– Чәчәк серкәләнгәч, кыярдагы кебек, кечкенә карбызчыклар барлыкка килә. Алар ашарлык булып өлгерсен өчен, шуннан 40 көн узарга кирәк. Бик тиз үсә алар, – дип аңлатты карбыз үстерүче.
Нет комментариев