Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

14 яшьлек фермер сарыклар үрчетә

Саратов өлкәсенең Озерки бистәсендә 14 яшьлек Нариман Купряков исемле яшь фермер яши. Бүгенге көндә ул үз фермасында сарыклар үрчетә. Аңарчы да үзен берничә өлкәдә сынап карарга өлгерә егет: хот-доглар ясап сата, кызларга мехенди (вакытлы татуировка) ясый, металл җыю белән дә шөгыльләнеп карый, әмма алар табыш китерә торган эш булып чыкмый.

Нариман бүген әнисе белән генә яши. Әтисе гаиләсен калдырып китеп барган.

2016 елда егет мөселман лагерена бара. Шунда Әмир исемле өлкән әйдаман белән таныша. Ул да 22 яшендә үз кафесын ачкан булып чыга. Әлеге танышлык Нариманны илһамландырып җибәрә. Берникадәр вакыт мәчеттә эшләп, бераз акча да туплый.

- Исәпләп караган идем, якынча 10 мең сум акча җыелган. Шул суммага сарайны җылытып, бераз азык алдым. Шуның белән акча бетеп тә китте. Ярдәм сорап, Саратовтагы мәчеткә бардым. Зәкәт комиссиясе миңа 25 мең сум бирде. Әкренләп кенә эш башланып китте. Өч бәрән алдым, бер фермер арзан бәягә генә дүрт сарык белән бер тәкәсен сатты, - дип сөйли Нариман.

Моның белән генә тукталып калмый яшь фермер, бизнес-план төзеп җибәрә. Бу эштә аңа тәҗрибәле кешеләр ярдәм кулы суза.

"Бизнес-планны тотып, депутатлар, министрлар янына да бардым. Ләкин барысы да кире борып җибәрде, ник дигәндә яшем кечкенә булып чыкты. Барысын да ул акчаны нәрсәгә туздырачагым борчыды. Бернинди дә дәлилем юк иде бит", - ди егет.

Бервакыт Нариман турында "НУР ТВ" каналы сюжет төшереп китә. Шуннан соң аңа бик күп мөселман­нардан ярдәм килә башлый. Нәти­җәдә, барлыгы 113 мең сум акча җыела. Әлеге суммага тагын сарык­лар алып җибәрә фермер. Хәзер аның 20 сарыгы һәм 3 тәкәсе бар. Ферма­сында бар эшне дә үзе башкара егет. Хәтта сарык та бәрәнләткәне бар икән.

Нариманның киләчәккә планнары зурдан. Кәҗәләр алып, кош-корт та үрчетергә тели ул.

- Киләчәктә үзебезнең районда хәләл кафе ачарга телим. Бездә мөселманнар күп, ә хәләл кафелар аз. Шуңа күрә дә кешеләр хәләл булмаган ризык ашап, Исламнан ераклаша. Барлык планнарым да килеп чыгар дип өметләнәм, - ди яшь фермер.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев