Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

14 ЯШЬЛЕК ФЕРМЕР НАРИМАН

Күбебез гел тормышка зарланып, уңышсызлыкларына сәбәп эзләп утырган мәлдә, арабызда бернигә карамыйча максатына ирешүгә бөтен көчен куючылар бар икән бит. Әле тагын бераз гына булса да ярдәм итеп, үсендереп торучыларың булса янәшәңдә… Сүз белән ярдәм итәләрме, акчалатамы - ансы инде мөһим түгел. Саратовта яшәүче 14 яшьлек Нариманга шундый бер кечкенә...

Нариман Купряковка нибары 14 яшь кенә булса да, хәзер аның инде үз фермасы бар. Сарык үрчетә башлаганчы да ул тик тормаган - хот-дог ясап саткан, кызларга мехенди ясаган. Хот-догларын әнисе эшләгән ит комбинатыннан күпләп алынган сосискалардан ясаса да, моннан керем аз булган. Ә мехенди ясауны, берничә кыз "аллергия чыга" дип зарлана башлагач, туктаткан. "Әле мин металл җыю белән дә шөгыльләнеп карадым, тик бу да минем гаиләмә җитәрлек акча китерә торган нәрсә булмады", - дип сөйли Нариман журналистларга.

Нариман әнисе белән Саратов өлкәсенең Озерки бистәсендә яши. Әтисе аларны ташлап китү белән, егет гаиләдә баш булып кала. Шуңа күрә акча эшләүгә керешмичә булдыра алмый егет.

2016 елда ул өлкәдә эшләгән мөселман лагерена эләгә. Анда ул өлкән әйдаман Әмир абыйсы белән таныша. Әмир үзе дә 22 яшендә үк үз кафесын ачкан кеше. Аның үрнәге Нариманга илһам бирә, һәм ул да үзенә ышана башлый. Мәчеткә эшкә керә һәм берникадәр акча туплауга ирешә. Шуңа ул абзарын тәртипкә китерә һәм бераз азык ала. Акчасы шуның белән бетеп тә китә (якынча 10 мең тирәсе).

"Үземнең бизнес-планым белән киттем мәчеткә. Анда минем фикерләремне тыңладылар, булдырачагыма ышандылар һәм Зәкәт комиссиясе миңа 25 мең акча бирде. Бу нык ярдәм булды", - дип сөйли егет.

Мәчет биргән акчага ул өч бәрән, дүрт сарык һәм бер тәкә алган. Анда да сынатмаган, үзенә мал саткан фермердан шәп кенә ташлама сорап алган әле. Хәзер инде аның үзенең зур булмаса да фермасы бар. Аңа ул бөтен көчен, вакытын, акчасын сарыф итә. Ләкин Нариманның өметләре зурдан - ферманы зурайту яклы ул.

Егет тәҗрибәлерәк кешеләрдән ярдәм сорап, чын бизнес-план төзи. Аны тотып депутатларга да, министрларга да бара ул. Ләкин 14 яшьлек бинесменга кем ышансын инде?!

Реклама

Бу вакытта аңа тагын мөселманнар ярдәмгә килә. Нариман турында "Нур ТВ" каналында чыккан сюжеттан соң, мөселман кардәшләре аңа 113 мең акча җыеп бирә. Хәзер аның 20 сарыгы һәм 3 тәкәсе бар!

"Сарыклар - бу бик яхшы бизнес. 10 меңгә мин мартта 5 бәрән алам да, сентябрьдә аны 8-9 меңнән сатам", - дип исәпли яшь эшмәкәр.

Егет кеше фермасында барысын диярлек тә үзе эшли. Бу аңа мәктәпкә йөрергә бер дә комачау итми. Киресенчә, "аларны дөрес карау өчен биологияне белергә кирәк", ди ул. Әле үзенә бөтен яктан игътибар арткач, тырышыбрак та укый башлаган. Терлек асрауның беренче нечкәлекләренә шулай да интернеттан укып төшенгән ул. Инде сарык та бәрәнләткәне бар икән Нариманның.

Фото: ntv.ru

Кечкенә генә булса да фермасында сарык асрау белән генә чикләнмәскә булган. Кәҗәләр алу турында уйлый башлаган инде. Кошчылык белән дә шөгыльләнәсем килә, ди.

Кичләрен ул сыйныфташлары кебек социаль челтәрләрдә утырып вакытын әрәм итми. Моңа аның вакыты юк. Яңа бизнес-планнар яза ул. Әле фирмасын теркисе бар икән, шулай ук үз мәктәбендә тәм-том сата торган автомат та куярга уйлап тора.

"Мин киләчәктә хәләл кафе да ачмакчы булам. Безнең бистәдә мөселманнар күп, ә хәләл кафелар аз", - дип уртаклаша хыяллары белән Нариман. Максаты - боларның барысын да аттестат алганчы өлгерергә!

Фотолар Нариман Купряковның социаль челтәреннән алынды

http://yalkyn.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев