Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

12 яшьлек үсмердән үлән чаптырган өчен Кукмара мәктәбе директорына 25 мең сум штраф салынган

Кукмара районы прокуратурасы, балигъ булмаганнар хезмәтен оештыруда закон бозган өчен, мәктәп директорын җаваплылыкка тарткан

Кукмара районы прокуратурасы балигъ булмаган балаларның хезмәт хокуклары үтәлүен тикшергән. Тикшерү "Кукмараның 4 номерлы урта мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениясендә булган.

РФ Хезмәт кодексы буенча хокук бозу ачыкланган - 12 яшьлек укучыны мәктәп территориясендәге үләнне чабарга мәҗбүр иткәннәр. Шулай ук, бу хезмәт өчен яшүсмер бензин чалгысы кулланган. Инструкция буенча, 18 яшькә җитмәгәннәр бу корал белән эшләргә тиеш түгелләр.

Моннан тыш, язгы вакытта, белем бирү оешмасы администрациясе тарафыннан мәҗбүри хезмәткә 30 балигъ булмаган бала тартылган була. Хезмәт килешүендә, хезмәт шартлары һәм түләү, шулай ук эш вакытлары күрсәтелмәгән була. Укучыларны, эшкә алу һәм хезмәт килешүенең вакыты чыгу белән эштән азат ителү турындагы боерык белән таныштырмаган булалар.

Реклама

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура "Кукмараның 4 номерлы урта мәктәбе" директорына карата, РФ Административ хокук бозулар буенча кодексның 5.27 маддәсенең 4 өлеше, (хезмәт турындагы законны һәм хезмәт хокуклары турындагы башка норматив актларны бозу) шулай ук, РФ АК ның 5.27 маддәсенең 3 өлеше нигезендә (РФ федераль законнарында һәм норматив актларында каралган хезмәт саклау буенча дәүләт кагыйдәләрен бозу) административ хокук бозу буенча эш ачкан.

http://intertat.tatar

Мәктәп директоры 25 мең сум күләмендә штрафка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев