Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

12 сынык кабырга һәм бер ай реанимация: Чаллыда өстенә төшкән боздан зыян күргән пенсионерның улы әнисен оныттылар дип саный

Быел кыш Чаллы ишегалларының берсендә әби белән бала өстенә кар ишелеп төшә. Бәхеткә, сабый читкә китеп өлгерә. Ә менә 67 яшьлек пенсионер ханым җитди зыян күрә. Ай ярым хастаханәдә ятканнан соң гына хатынның хәле бераз яхшыра. Әбинең туганнары идарәче компаниянең үз территориясендә булган гадәттән тыш хәлдән соң корбанның сәламәтлеге белән кызыксынмавына гаҗәпләнә.

“Могҗизага өметләнегез!”

Бу хәл 16 февральдә 50 нче комплексның 12 йорты янында була. Бу көнне 67 яшьлек ханым биш яшьлек оныгы белән җәмәгать транспорты тукталышыннан өенә кайтып барган була. Шул вакытта бишенче каттагы балкон түбәсеннән алар өстенә кар һәм боз кантары ишелеп төшә. Кечкенә кыз читкә китеп өлгерә, кар тулысынча әбисе өстенә төшә. Аны авыр хәлдә хастаханәгә алып китәләр.

Зыян күргән Фәнүсә Абдуллинаның улы Ришат “Татар-информ” хәбәрчесенә әнисенең аерым яшәвен әйтте. Фаҗига пенсионер ханымның өе янында булган.

“Миңа әнинең күршеләре шалтыратты һәм булган хәлне әйттеләр. Бөтен нәрсәне ташлап шунда киттек. Анда бер хатын-кыз йөгереп йөри иде. Аңлавымча, ул ЖЭУ җитәкчесе иде. Ул барысына да торак хуҗасы гаепле дип кабатлады. Урам җыештыручылар бар көчләренә ишелеп төшкән карны җыештыралар иде. Эзләрне юкка чыгаралар иде инде...”.

Ришат сүзләренчә, табиблар башта уңай фаразлар бирмәгән.

“Могҗизага ышанырга кирәк”, - дигәннәр алар.

Ханым реанимациядә ике атна яткан. Хәле бераз әйбәтләнгәч, аны гомуми палатага күчергәннәр. Ә анда аның янәдән хәле начарланган. Кабат реанимациягә күчергәннәр, хәле җайга салынгач яңадан гомуми палатага чыгарганнар.

Пенсионер ханым озак вакыт йөри дә, утыра да алмаган. Үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган булган.

“Трубканы әле күптән түгел генә алдылар. Үзе ашый башлады. Бу күпмедер җиңеллек инде. Ләкин табиблар, озак вакыт хәрәкәтсез яту аркасында әнидә пневмония барлыкка килә, диделәр. Без мөмкин кадәр аны туктатып торырга тырышабыз”, - диде Ришат.

Авыру даими тәрбия таләп итә. Ришатка “больничный” каралмаган. Шуңа күрә әнисе янына бару өчен гел эшеннән сорап китәргә туры килә. Ул хастаханәдә һәркөн була, ә кайбер көннәрдә ике тапкыр да барырга кирәк. Абдуллиннар гаиләсенә әниләрен карау өчен кеше ялларга туры килгән.

“Бер айга күпме чыкканын гына санап карагыз әле. Иремнең үзенә яшәргә, балаларны ашатырга, балалар бакчасына түләргә, мәктәпкә күпмедер бирергә кирәк, - дип язган социаль челтәрдә Ришатның хатыны Ольга. – Ә зыян күрүче хастаханәдә булган вакытта беркем дә янына килеп карамады. Идарәче компаниядән дә, 50/12 йорт территориясенә хезмәт күрсәтүчеләр дә авыруның хәле турында да, ярдәм кирәкме дип тә кызыксынмады. Сәламәтләнергә бик озак әле. Кайнанамның тулысынча рәтләнүе дә икеле. Ә инвалид калса? Димәк, коммуналь хезмәтләр аркасында зыян күргән кешегә туганнары һәм якыннарыннан тыш барысы да төкереп карый булып чыга”.

Әлеге җан авазына социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүче гади кешеләр җавап кайтарды. Алар зыян күргән гаиләгә гигиена һәм авыруны тәрбияләү чаралары тәкъдим итте. Абдуллиннар рәхмәтле булып бу әйберләрне кабул иткән.

“Социаль челтәрдә бу хакта фикер алышканнан соң безгә идарәче компаниядән мөрәҗәгать иттеләр. Ул вакытта яхшы кешеләр берникадәр мөрәҗәгать иткәннәр иде инде. “Элек кайда булдыгыз сез? Социаль челтәрдә пост язмасак, гомумән безне искә төшермәс идегез”, - дидем мин. Барыбер алардан бер ярдәм дә булмады”, - диде Ришат.

Ришат әнисенең пенсиягә кадәр санитарка булып эшләвен, соңгы эш урыны психоневрология диспансеры булуын әйтте. Лаеклы ялга чыккач, ханым физкультура белән актив шөгыльләнгән.

“Әнинең өе Боровецкий урманы янында гына. Көн аралаш шунда чаңгыда шуа иде. Хәзер чаңгыга баса алырмы, билгесез”, - дип борчыла улы.

Ришат Абдуллин сүзләренчә, фаҗига булган җир – кешеләр үтеп йөри торган урын. Арка аркылы күп кеше өенә кайта, автобус тукталышыннан киләләр, балалар мәктәпкә шул юлдан бара һәм кайта.

“Бәхеткә, балага эләкмәгән. Ләкин аңа психологик зыян килде. Подъездан чыкканда гел өскә карый. Кардан курка”, - дип сөйләде ир-ат.

“Урам җыештыручылар арканы чистартырга өлгермәгәннәр...”

“Татар-информ” агентлыгы аңлатма сорап “Камстройсервис” идарәче компаниясенең юридик бүлегенә мөрәҗәгать итте. Бу компания 50/12 йортка хезмәт күрсәтә.

Идарәче компаниядә сөйләүләре буенча, ЧП уңайсыз шартлар аркасында килеп чыккан. Алдагы көнне күп кар яуган. ЖЭУ хезмәткәрләре йорт территориясен чистартырга чыккан булганнар.

“Нәкъ шул вакытта, кар ишелгәндә җыештыралар иде. Дворниклар бу арканы чистартырга өлгермәгән булганнар”, - диделәр компаниядә.

Кар законсыз урнаштырылган балкон кыегына җыелып килгән, дип белдерделәр "Камстройсервис"та. Бу фатир хуҗасына балкон кыегын сүтәргә яки аны даими кардан чистартырга тиешлеге турында кисәтү язмача берничә тапкыр җибәрелгән.

“Әгәр хуҗа үзе түбәне чистарта алмый икән, ул идарәче компания белән хезмәт күрсәтү буенча килешү төзергә тиеш. Ләкин монда да үз нечкәлекләре бар. Әгәр чистарткан вакытта ЖЭУ эшчеләре корылмага зыян китерә икән, чыгымнарны идарәче компания түләргә тиеш була. Һәм безнең мондый хәл булган иде инде. Конфликтны судка кадәр хәл итә алдык. Шуңа күрә хуҗаларга законсыз куелган корылмаларны сүтәргә кушабыз”, - диделәр идарәче компаниядә.

Компания юристы әйтүенчә, узган елда компания җиде хуҗаны судка биргән. Бер очракта хуҗа балкон кыегын сүткән. Балкон хуҗалары белән көрәшү авыр һәм чыгымлы эш, диләр идарәче компаниядә. Чөнки судта һәр иск өчен госпошлина түләргә кирәк, ә аның бәясе аз түгел.

Идарәче компаниянең ни өчен авыруга материаль ярдәм күрсәтмәве турындагы сорауга да җавап бирделәр. Зыян күргән ханымның улы белән очрашу тәкъдиме каралган. Ләкин идарәче компания гаебе белән очрашу булмаган.

Материаль ярдәм күрсәтү өчен туганнарыннан язма гариза кирәк. Чөнки акчалар бухгалтерия аша күчерелергә тиеш, ә зыян күрүчеләрдән мөрәҗәгать булмады, диде алар.

Җинаять эше ачылганын идарәче компания ишетеп кенә белә. Әлегә алар катнашында бернинди дә тикшерү эшләре булмаган.

“Ләкин тикшерү алды эше вакытында бездән сораган барлык документларны да бирдек”, - диделәр хезмәт күрсәтү оешмасында.

Шәһәр прокуратурасында әйтүләренчә, хәзерге вакытта билгесез затларга карата җинаять эше ачылган. Чөнки бу эшнең нечкәлекләре бик күп, алар гаеплеләрне эзләүне катлауландыра.

 

 

Автор: Эльвира МӨХӘММӘТДИНОВА, sntat.ru

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев