Саба ТВ

111 яшькә җитәр өчен ничек яшәргә?

Бөек Британиянең иң өлкән кешесе — 111 яшьлек Боб Уэйтон (Bob Weighton) озак яшәү серен әйткән. «Үлемнән ничек тә качарга кирәк», дигән бу бабай.

Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте. 

Ул 111 яшьлеген 29 мартта картлар йортында каршы алган. Бирегә аның танышлары һәм дуслары килгән. «Мин дә кешеләр курыккан бар нәрсәдән куркып яшәдем. Грипп, малярия белән авырдым, берничә тапкыр операция ясаттым. Күптән үләргә тиеш идем инде, мине көрәшче дияргә була», — дип сөйләгән ул.

Өлкән яшьтәге бу абзый игътибар үзәгендә булырга яратмавын әйтә. Ул яңа кешеләр белән танышырга ярата. Елизавета Икенчедән бер «җансыз булса да» открытка җибәрүен сорый. «Мин шуны аңламыйм: королева исеменнән бирелгән бүләкләр өчен ник дәүләтүләргә тиеш? Бу бит аның шәхси бүләге», — дип шакката 111 яшьлек бабай.

Бабай сүзләренчә, аның озын-озак гомере эчендә дөнья шактый үзгәргән. Ләкин кешеләр үзгәрмәгән икән.

Ике улы, кызы, ун оныгы, оныкларының 25 баласы булган бу бабай әле дә мөстәкыйль яшәргә тырыша. Уэйтон ашарына да үзе пешерә, азык-төлек кибетенә йөри.

Аның ходункиларына «Боб 111» дип табличка куйганнар. «Кәефе начар булганнарның күбесе бу табличканы күргәч, елмаеп куя. Тукталып сөйләшә башлыйлар. Мин нәкъ менә шуның өчен яшим дә», — дигән пенсионер.

 

Фото: pixabay.com
 

 

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: