Саба ТВ

11 сентябрьдә булган теракт корбанының шәхесен 16 ел вакыт узгач ачыклаганнар

Һәлак булучылар арасында меңнән артык кешенең шәхесе ачыкланмаган.

(Казан, 8 август, "Татар-информ"). 2001 елның 11 сентябрендәге теракт вакытында һәлак булган ир-атның шәхесен 16 елга якын вакыт узгач ачыклаганнар. Бу хакта BBC News басмасына сылтама белән "Известия" язып чыкты.

Медицина белгечләре теракт корбанының шәхесен ДНК белән эшли торган яңа технологияләр ярдәмендә ачыклаган. Туганнары үтенече буенча аның турында мәгълүмат бирелми. Шунысы да игътибарга лаек: террорчылык акты вакытында һәлак булган 1,1 меңнән артык кешенең шәхесе бүгенгә кадәр ачыкланмаган.

Исегезгә төшерәбез, 2001 елның 11 сентябрендә Нью-Йорктагы Бөтендөнья сәүдә үзәгенең "игезәк биналары" террорчылар идарәне үз кулларына алган пассажир самолетлары бер-бер артлы бәреп керү аркасында җимерелгән һәм 3 меңләп кеше үлгән иде.

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: