Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

108 яшьлек Игорь Протопопов: «Миңа 110 яшькә кадәр яшәячәксең әле, диделәр»

Яшел Үзәндә яшәүче Игорь Протопоповка быелның 30 августында 108 яшь тулган. Үзенең озын гомерле булачагын электән үк бераз чамалаган ул, чөнки яшь чагында ук чегән хатыны, 110 яшькә кадәр яшәячәксең әле, дип юраган булган.

ЙОЛДЫЗ АЧАСЫ ИДЕ!

1946-1984 елларда Яшел Үзәннең суднолар төзелеше техникумында электр техникасы укытып лаеклы ялга киткән Игорь Протопопов турында күбрәк белгән саен, соклану арта гына барды. Биргән бит Ходай гомерне дию генә дә аз монда.

Кемнең әле үзенең 100 яшьлек юбилеена Италиядән кадәр телескоп кайтартканы булды икән?! Җаны теләгән - елан ите ашаган менә шушы инде. Җитмәсә, заказ Игорь Протопоповның үз сызымнары буенча эшләнә. Аның астрономия белән мавыгуы кечкенәдән килгән, чөнки әтисенең дә кулдан ясалган телескобы булган. Шуны ишегалдына алып чыгып, бөтенесе бергә айны күзәтә торган булганнар. КФУның физматында укыганда астрономия белән кызыксынуы тагын да арта төшеп, ул вакытта ук үз куллары белән телескоп җыйган кеше Игорь Протопопов. Аның телескобы шуның кадәр камил килеп чыга ки, университетта астрономия кафедрасы ябылганчыга кадәр, студентларның кулыннан төшми. Игорь Александровичка быелның 30 августында 108 яшь тулуын искәрсәк, нигәдер бу вакыйгалар хан заманында булган кебек тоела башлаячак. Шушы хәлне бераз «йомшарту» өчен булса кирәк, «Менә шуның 100ен алып ташласаң, миңа тугыз гына яшь булып кала бит», - дип шаярта ул үзе. Телескопка килсәк, ул әлегәчә бер юаныч булып кала бирә. Һәвәскәр астролог хәтта яңа йолдыз да ача. Патент алып, рәсмиләштереп кенә куясы булган да бит. Юк, өлгерми кала. Аның каравы америкалылар кызуында суккан: бер елдан соң шул ук йолдызны ачып, «үзләренеке» иткәннәр ди...

ЮРАГАН ЮШ КИЛӘ

Озак яшәүнең серен гакыл эшчәнлегенә һәм дә «хәрәкәттә - бәрәкәт»кә бәйләп аңлата йөзьяшәр. Кечкенәдән ушлы бала булган үзе. Әтисе - юрист, математик. Игорь үзе дә сигез яшьтән математика, физика белән мавыга башлый.
- Гомер буе иртәнге чәй алдыннан мисал-мәсьәлә чиштем. Шуны чишәм дә, көне буе рәхәт итеп, үзалдыма бәхетле булып йөрим. Мин мәсьәлә чишә алам икән, димәк, баш эшли. Бу - мин әле яшим дигән сүз, - ди ул.

Хәрәкәтләнүгә килсәк, яшенә карап, анысының да кимен куймый. Олыгая башлауга ук, Мирный микрорайонында йорт салып, алма бакчасы булдырган. Әле моңа кадәр ашарына да үзе әзерләгән, мунчаны да үзе яккан. Шулар өстенә, бәрәңгесе дә, яшелчәсе дә үзенеке. Чын иптәшкә әверелгән Дружок кушаматлы этен дә, песиләрне дә үзе тәрбияләгән. Кызганыч, эте инде олыгаеп үлгән. Интекмәсен, әйдә, укол кадатып йоклатыйк, дип киңәш итүчесе дә табылган. Кая инде, риза буламы соң хуҗа! Үз үлеме белән китсен, дип, кашыктан ашатып, бик озак тәрбияләгән, хәлен җиңеләйтү өчен, айлар буе үзе уколлар кадап торган. Бүген дә өч песие бар. Берсе аеруча хуҗа җанлы булып чыккан. Үзенә күрә хуҗасына хисап тотып, тоткан тычканнарын ишек төбенә үк китереп-китереп куя икән.

Хәзер инде Игорь Александрович колакка да катырак, күзләре дә элекке күзләр түгел. Шулай да, элеккеге гадәт буенча, укымыйча да торып булмый икән. Андый вакытларда лупасын алып утыра йөзьяшәр.

Озын гомерле булу ул үзе бер язмыш сынавыдыр инде. Кемгә гыйбрәт алу өчен, кемгә рәхмәт йөзеннән бирелә торгандыр... Менә шуның хикмәтләре турында хәтта «Годы и люди» дигән китап та яза башлый Игорь Протопопов. Бара торгач, 600 биттән торган шактый олы хезмәт килеп чыга. Тик дөнья күрергә насыйп булмый бу китапка. Көннәрдән бер көнне өстәлгә һәр бүлекне аерып-аерып тезеп куеп чыгып киткәч, ветеранга ярдәм итәргә дип килгән тимурчылар, кулъязмаларны чүп дип белеп, барысын да чыгарып ташлыйлар. Шулай итеп, 11 еллык хезмәттән җилләр исә. Сакланып калган өлешен тергезеп, кабат язарга утырудан башка чара калмый.

Хәзер инде аның су проблемасына багышланган өлешен «Наука и жизнь» журналына җибәрергә ниятләп тора икән ветеран.
- Аның алма агачлары әйләнәсендә әрекмән үстерүенә дә кайберәүләр сәерсенеп карарга мөмкин әле. Әмма ул чүп түгел. Йөзьяшәр аның тамырларын казып алып киптереп, он ясап, шуны чәй итеп эчә. Кибеттә сатыла торган чәйгә дә, кофега да исе китми, - дип, кайбер серләрне ача безгә аның элеккеге хезмәттәше - техникумда тарих, фәлсәфә фәннәрен укыткан Тамара Мехедова.
Элекке дисең инде, чөнки Тамара Александровна институт тәмамлап, 23 яшендә эшкә килгәндә, Игорь Александрович инде пенсиягә китәргә җыенган булган. Шулай да бер сигез ел бергә эшли әле алар. Бүгенге көндә Тамара Мехедова - ялгыз ветеранның иң ышанычлы кешеләренең берсе. Ялгыз, чөнки Игорь Александрович бердәнбер улын да бик яшьли соңгы юлга озаткан. Фаҗигале үлем булган. Финансист булып эшләгән хатыны вафатына да инде шактый гомер узган икән. Килсә, әллә нигә бер бәйрәмнәрдә оныгы, аларның балалары килеп, хәлен белеп китә, диләр. Бер сүз белән әйткәндә, аралашу даирәсе зур түгел. Үзенең дә таныш булмаган җиде ят белән аралашырга бик теләге юк. Моңа инде җитди сәбәпләр дә җитәрлек булган. Шуңа күрә дә үзенә ярдәмгә социаль хезмәткәр билгеләүләрен дә теләмәгән ветеран...

НӘСЕЛ ТАМЫРЛАРЫ

Ул үтә дә зыялы, укымышлы нәсел дәвамчысы. Аларның нәселе әнисе ягыннан дворян Кабановларга барып тоташа икән. Университетта укыткан бабасы Иван Игнатьевичны Яшел Үзәннең үсешенә, тарихына турыдан-туры бәйләнешле шәхес, диләр. Чөнки 1898 елны ук аны, геодезист буларак, булачак корыч кою заводының һәм төзеләчәк шәһәрнең урынын төшерү һәм геодезик планын төзү өчен чакырып алганнар. Әти-әнисенә килгәндә, әйткәнемчә, әтисе - юрист, математик. Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында юрист булып эшләгән. Әнисе Софья Ивановна француз, немец телләрен яхшы белгән, иркен аралашкан. Үз теләге белән, Марксның «Капитал»ын тәрҗемә иткән. Соңрак нәшер ителгән басмаларны үзенең тәрҗемәсе белән чагыштырып, анда бик тупас хаталар тапмаган булса, ул, бәлкем әле, репрессияләнүдән дә котылып кала алган булыр иде. Сорау алулар вакытындагы җәберләүләргә түзүен түзә, әмма авырып кала. Заман шаукымы әтисен дә аямый. Ул да лагерьларда җан бирә. Мәскәүдән командировкадан кайтып төшүгә, аны перронда ук ике яктан ике кеше килеп култыклап алып киткәннәр. Юкса, Мәскәүдән заводка зур табыш китерәчәк бик җитди судны отып кайтып килеше булган. Күрәсең, кемнеңдер юлына аркылы төшкәндер. Соңыннан гына аның да җәзалап үтерелүе мәгълүм була.

Утлы сугыш еллары турында гомумән дә җәелеп китеп сөйләргә яратмый ветеран. «Халык дошманнары» улы булуы язмышында эзсез генә узмаган, билгеле.
Инде бу кадәресе дә мәгълүм булгач, уйланасың инде... сынау өчен бирелгәнме бу гомер, әллә язмыш бүләгеме? Исән чагында ук бер кат тәмуг уты кичкәннәргә, мөгаен, бүләк буларак биреләдер ул.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев