Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"100 мең сум бирсәгез, киләм..."

Татарстанның атказанган артисты Фирдус Тямаев ни өчен 100 мең сум акча сораган икән?

Күптән түгел Фирдус, флешкага җырларын яздырып, сатарга куям, дип белдерде. Шул эшне башкарганын ул, видеоязмага төшереп, Интернет челтәрендә бастырган.

Анда бер ханым, Фирдус концерт куяр өчен 100 мең сум акча сорый, дип, җырчыны тәнкыйтьләгән: "Сезне яратмый ул, акчаны ярата. Авыл клубларына чакыргач, 100 мең сум бирсәгез, барам, дигән Фирдус. Акча бүген бар, иртәгә юк."

Артист та, югалып калмыйча, җавабын кайтарган: "Минем төркемдә 18 кеше. Аларның гаиләсен сез ашатырсыз микән?".

Башка кешеләр дә Фирдус яклы булган. "Уйлап карагыз, бер автобуста - аппаратура, икенчесендә төркем бара, бензинына гына күпме акча кирәк", "Хәзер бушлай сугып та екмыйлар. Дөрес җавап кайтарган Фирдус", дип комментарийлар калдырганнар.

Артистларга Интернет челтәрендә тыныч көн юк бугай. Теләсә нинди комментарийлар язып калдыралар. Кайбер кешенең башкача эше юктыр инде...

 

 

Автор: Ример Насретдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев