Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“10 ел буе омтылган хыял”: Элвин Грей турында документаль фильм чыкты (видео)

Җырчы Элвин Грей турында документаль фильм чыкты. Без әлеге фильмны карадык һәм сезгә иң әһәмиятле урыннары турында сөйләргә булдык.

  • “Элвин Грей: хыялга юл” документаль фильмы режиссеры – Ранил Гыйльметдинов. Сценарий авторлары – Рамилә Хәмидуллина, Ранил Гыйльметдинов.
 
- Уфа – музыка өлкәсендә иҗат итүче күренекле шәхесләр ватаны. Алар арасында бөтен дөньяга билгелеләре дә бар. Мәсәлән, дирижер, скрипкачы Владимир Спиваков, җырчы Земфира, рок-музыкант, җырлар авторы, “ДДТ” группасы лидеры һәм бердәнбер алыштыргысыз катнашучысы Юрий Шевчук. Әлеге кешеләр туган якларын данладылар һәм шаккаттыргыч карьера ясадылар. Башкортстан каласы музыка дөньясына дистәләгән сәләтле башкаручы бүләк итте. Шуларның берсе – Черниковка торак районында дөньяга килгән гап-гади малай, - дигән сүзләр белән башлана әлеге фильм.
 
“Чынга ашырга тиешле хыял”
 
“Элвин Грей әлеге уңышына 10 елдан артык омтылды. Бу – аның тормышка ашырылырга тиешле хыялы иде”, - ди автор. Элвин Грей авторның сүзләрен раслый һәм хыялының иң беренче чиратта үзе өчен никадәр дәрәҗәдә әһәмиятле булуын аңлатып бирә.
 
- Әлеге хыялны тормышка ашыру максаты күптән куелды, без моңа бик озак барабыз һәм әлеге мәсьәләгә бик җитди карыйбыз. Программаны әзерләү, җырлар яздыру эшләрен күптән башладык. Бу инде бер ел алдан планлаштырылган эшләр иде. Мин гел “Безнең җырлар сыйфатлы булырга тиеш, алар стадиондагы барлык тамашачының күңеленә үтеп керерлек һәм биетә алырлык булырга тиеш” дип әйтә идем. Минем хыялымны чынга ашырган көн килеп җитте. “Татнефть Арена”, “Уфа Арена”, - дип сөйләде Элвин Грей.
 
“Радик, тынычлан. Гадәттә ничек җырлый идең, шулай җырла”
 
Хәтерләсәгез, популяр җырчы Элвин Грей ул вакытта рекорд артыннан рекорд куйды: “Татнефть Арена” стадионында 9 мең тамашачы җыйган иде, инде Башкортстан башкаласында да тугыз мең кешегә концерт куйды. Җырчы исә үзен ул вакытта мәктәп баласы итеп хис иткән. Бераз борчылган, бераз каушаган, әмма шул ук вакытта үзенең иң бәхетле кеше булуын аңлаган.
 
- Мин үземне ул вакытта мәктәп укучысы сыман хис иттем, әйтерсең бу – сәхнәгә беренче тапкыр чыгуым. Бик борчылдым. Әмма сәхнәгә чыккач, син ул тамашачыларның барысы да синең кешеләрең икәнен аңлыйсың. Алар сиңа кушылып җырлыйлар, синең җырларыңа бииләр. Менә шул вакытта барысы да яхшы икәнен аңлыйсың. “Радик, тынычлан. Гадәттә ничек җырлый идең, шулай җырла”, дим мин үземә шундый чакта, - дип көлә Элвин Грей.
 

 
“Сиңа 10 мең кеше кушылып җырлый”
 
Стадион җыеп биргән концертлар гадәти концертлардан аерыла, ди ул. “Беренчедән, масштабы белән. Икенчедән, бөтен стадион сиңа кушылып җырлаганда каз тәннәренә кадәр чыга. Сиңа мең кеше кушылып җырлыймы, 10 мең кешеме, барысы да аңлашыла”, - дип уртаклаша хис-тойгылары белән Элвин Грей.
 
Фильм авторлары популяр җырчы турында сөйләүләрен дәвам итә: “Елдан-ел музыкаль Олимпта яңа исемнәр барлыкка килә. Алар без кечкенәдән үк тыңлап ияләнгән кешеләргә алмашка килә. Алар трендлар булдыра, яңа стильләр һәм юнәлешләр барлыкка китерә. Кайберәүләр хәтта ретро-хитларны да яңадан торгызып, ата-бабаларның яраткан җырларын яшьләргә җиткерә ала”.
 
- Мин ул концертларда “Каеннар арасында” җырын башкарачагымны беркая да афишаламадым. Бу кечкенә генә сюрприз иде. Һәм ул, миңа калса, булып чыкты, - диде Элвин Грей.
 
Җыр сайлау мәсьәләсенә җырчының төркеме бик җитди карый. Беренчедән, Элвин Грей теге яки бу җырны бөтен төркеменә тәкъдим итә, “Бу җыр шәп барачак. Әйдәгез, киләчәккә бу җырны да алыйк”, дип әйтә. Шуннан соң әлеге җырны бөтен кеше дә тыңлый һәм бөтенесе дә канәгать кала икән. Алга таба Элвин Грей төркеме ул җырны аның авторлары белән бәйли башлый. Алар белән элемтәгә чыкмыйча, алардан уңай җавап ишетмичә, ул җыр өстендә эшләүгә тотынмый. Авторлар ризалык белдергәннән соң гына, алар ул җырны аның төп нөсхәсеннән максималь текәрәк итеп эшләргә тотына, - дип сөйли авторлар.
 
- Әгәр дә син кавер эшлисең икән, син аны, һичшиксез, яхшырак итеп эшләргә тиеш. Минемчә, безнең бу җыр барып чыкты һәм халык аны ошатты. Иң мөһиме, халык ул җырның сүзләрен белә. Ә яшь буын тыңлаучыларыбыз безнең әти-әниләр җырлаган җырларны яттан өйрәнә. Бу хәл бары тик шатландыра гына ала. Бала һәм аның әти-әнисе бер үк җырны бергәләп башкарганда күңелле бит инде. Бу бит бик текә! – дип уртаклаша җырчы.

 
“Күбрәк иҗат итәсе, озаграк яшисе килә”
 
29 яшендә Элвин Грей Башкортстан Республикасының атказанган артисты исемен йөртә. Аның бүләкләр исемлеген дә, җырлар санын да исәпләп бетерү мөмкин түгел, дип әйтә фильм авторы. “Элвин Грей – яңа вакытның автор-башкаручысы һәм иң популяр аранжировщик, талантлы музыкант һәм мөмкин булмаганны тормышка ашырган гади малай”, дип белдерә автор.
 
- Мин тулысынча музыка өлкәсенә, үзем булдырган дөньяга кереп китәм. Үз дөньямны мин җырлар, аранжировкалар, кәеф ярдәмендә барлыкка китерәм. Синең концертка килгән бөтен 10 мең кеше синең белән бер дулкында! Бу – борчылу да, курку да, бәхет тә, шатлык та. Мондый концертлардан соң күбрәк иҗат итәсе, озаграк яшисе килә, - ди фильм герое.
 
“Дөнья күләмендә танылган артистлар аны белә”
 
“Элвин Грей – ул үз җырлары, көтелмәгән дуэтлар, креатив образлар һәм гаҗәеп матур концертлар, искитмәле зур уңыш һәм гомердә булмаган танылу. Элвин Грей Россия шоу-бизнесының дөнья күләмендә танылган һәм бармак белән санарлык кына бөек йолдызлары булдырган эшләрне эшләп чыга алды. Ул – татар-башкорт эстрадасының стадионнар, ике республиканың иң зур концерт мәйданчыкларын җыючы бердәнбер йолдызы”, - дип сөйли автор Элвин Грей хакында. Фильмның авторы җырчының моңарчы беркем дә эшләмәгән, беркем дә булдыра алмаганны эшләп чыга алуына басым ясый, кат-кат кабатлый, шуның белән горурлана сыман. Элвин Грей моны үзе болай аңлата.
 
 
- Дөнья күләмендә танылган артистлар, Россия шоу-бизнесы артистлары стадионнар җыеп ятканда, Уфадан, авылда туып үскән ниндидер бер малай шуны ук эшли, шундый ук заллар, стадионнар җыя. Иң күңелемә ятканы ул артистларның Башкортстаннан, Татарстаннан ниндидер бер малайның стадионнар җыюын белүләре. Ничек? Кем ул? Алар бу турыда белә. Безгә ул имеш-мимешләр килеп җитә. Алар кызыксына, моннан күңелгә тагын да рәхәтрәк булып китә. Бу теләсә кайсы музыкант өчен бик текә хис. Мин бик бәхетле. Тамашачыма тагын бер кат зур рәхмәт, - ди җырчы.
 
“Радик белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга хыялландым. Минем өчен бу – фантастика”
 
Автор 2018 елның Элвин Грей төркеме өчен үзгәрешләр һәм яңа юл елы булуын да тамашачының исенә төшерә. Элвин Грейның тагын бер хыялы – исемдәш лейблны булдыру – чынга аша. Әлеге проект яшь башкаручылар өчен старт мәйданчыгына әйләнә.
 
- Элвин Грей лейблы – ул продюсерлык үзәге. Биредә милли эстрада өчен яңа артистлар туа. Рус музыкасын куйсаң да, татар-башкортныкын куйсаң да һәм дә Европа музыкасын куйсаң да, ул сыйфаты ягыннан аерылмаска тиеш. Без үз телебездән һәм музыка сәнгатебездән оялмаска тиеш, - ди җырчы үз лейблының максаты хакында.
 
Фильм авторлары Элвин Грей лейблына кергән артистлар белән дә сөйләшкән. Җырчы Ябай Малай (Ямил Баймурзин) Элвин Грей белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланган икән. “Мин Радикны балачактан ук тыңлый идем. Мин һәрвакыт “Кайчан гына Радик белән шушындый стадионнарда чыгыш ясармын икән”, дип хыяллана идем. Аллаһка шөкер, була икән. Хыялларга ышанырга кирәк”, ди Ябай Малай.
 
Руслан Амурус өчен бу – фантастика. “Мин кайчан да булса шушындый зур сәхнәдә чыгыш ясаячагымны күз алдыма да китерә алмаган идем. Минем өчен бу – фантастика. Элвин Грей кебек уникаль артист белән эшли алуым – бик зур дәрәҗә”, ди ул.
 

 
Элвин Грейда – “йолдыз чире”
 
Популяр җырчының “йолдыз чире” белән авырган чаклары да булган. Җырчы шул вакытларны көлеп исенә ала.
 
- Минем башны югалткан чакларым да булды. Халыкта бу турыда “йолдыз чире” диләр. Моның аша һәркем дә уза. Бөтен кеше синнән нәрсә дә булса тели һәм син чыннан да башыңны югалта һәм гади әйберләрне сизми башлыйсың. Якын кешеләрем мине вакытында акылга кайтарды һәм җиргә төшерде. Әйтүемчә, ниндидер уңышка ирешкән һәр артист та моның аша уза. Миндә дә шул ук хәл булды. Һәм мин ул “йолдыз чире”ннән котылдым, - ди җырчы.
 
Акустик травма, яки “өстен аска килгән тормыш”
 
Авторлар әйтүенчә, 2018 ел Элвин Грейга шатлыклы мизгелләр генә түгел, җитди сынаулар да алып килә. Бәла бер дә көтмәгән җирдән килеп төшә. Барысы да һәрвакыттагыча – репетиция, чираттагы чыгыш, әзерлек эшләре. Әмма бер мизгелдә Элвин Грейның тормышы өстен аска әйләнә. Җырчының тормышын биреп эшләгән эше аның музыкаль карьерасына нокта куя яза.
 
- Мин акустик травма алдым. Мин гомердә дә андый травма алып була дип уйламас идем. Мин гел тавышны сакладым. Тавышка бернәрсә дә булмасын, тавыш югалмасын, дип тырыштым. Әлбәттә, андый чаклар да булгалады, әмма ул дәвалана. Мин гел артык авырлыкны, йөземне, прическамны карап тордым, әмма колаклар турында минем бер тапкыр да уйлаганым булмады. Ишетәмме? Ишетәм, җырлар яздырам. Мин “Ишетә алам, ул сәләтне миңа Аллаһ бүләк итте”, дип йөрдем. Төмәндә гомеремдә дә уйламаган хәлләр булды, - дип исенә төшерә җырчы.
 
Контузия
 
“Элвин Грей акустик травма алу сәбәпле билгесез срокка гастрольләрен туктатып торырга мәҗбүр була. Ул Төмәннән Казанга китерелә һәм аны җитди диагноз белән больницага салалар. Элвин Грей барлык сынаулар аша да уза һәм янәдән сәхнәгә чыга. Хәтта җитди акустик травма да җырчыга яңа рекордлар куярга комачауламый”, дип сөйли автор.
 
- Тупас кына итеп әйткәндә, бу – контузия. Әлеге вакытта мин элеккегечә ишетә алмыйм, әмма мин ишетәм. Колакта бераз чың бар. Әмма, аңа карамастан, без шундый ук режимда эшләвебезне дәвам итәбез. Акустик травма миңа өстәмә көч бирде. Бу тагын да күбрәк эшләргә кирәк дигән билге булды. Уйланган, үз дөньяма киткән чаклар да була, әмма мин, бернигә дә карамастан, үземне кулга алам һәм алга атлыйм. Ул травма миңа зур эшләр башкарырга зур көчләр һәм шундый ук проблемалы кешеләргә барысын да элеккегедән дә яхшырак башкарырга була икәнен расларга мөмкинлек бирде, - дип төгәлләде Элвин Грей.
 

 
Киләсе тукталыш – халыкара сәхнә
 
“Элвин Грей балачактан ук үз хыялына таба бара. Ул үз юлын сайлады. Киләсе тукталыш – халыкара сәхнә”, дип белдерде фильмның авторы.
 
Элвин Грей. Киләсе тукталыш – халыкара сәхнә. Фильм тәмам.

 

Автор: Динә ЙОСЫПОВА
Фото: "Татар-информ" архивы, фильмнан скриншот

https://intertat.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев